Яңалыклар

Нәзер тотса, хатыныңны да ятка бирерсең: Туфан Миңнуллиннан сүзнең көче турында көчле спектакль (“Интертат”, 06.06.19, автор – Алинә Айдарова)

Нәзер тотса, хатыныңны да ятка бирерсең: Туфан Миңнуллиннан сүзнең көче турында көчле спектакль Безнең халык әйтәсе сүзеңне үлчәп әйт, ди. Әлеге җөмләнең никадәр дөрес булуы хакында уйланганым юк иде. Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакльне карап кайткач, һәр сүзнең көче булуын аңладым. Сюжет линиясе “Нәзер” спектаклендә бары тик дүрт кенә кеше генә катнашты. Алар…

Котлыйбыз!!!

Бүген, 17 июньдә, Татарстанның атказанган артисткасы ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ НАИЛ кызының туган көне!!! Кадерле Зөлфия Наилевна, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Тинчуринлылар ТАССРның халык артисты Гата Нуруллинны искә алды

13 нче июнь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм театр хезмәткәрләре ТАССРның халык артисты Нуруллин Гата Нурулла улының каберен зиярәт кылды. Артистның туган ягы – Лаеш районы Атабай авылында аның рухына дога кылынды, кабере тәртипкә китерелде һәм чәчәкләр салынды. Әлеге чарада артистның туганнары да катнашты.

Тинчурин театры “Свияга” лагеренда кунакта

11 нче июнь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Али баба һәм өч карак” спектаклен Апас районы “Свияга” лагеренда ял итүче балаларга тәкъдим итте. Нәни дусларыбызның ялларын тагын да күңелле һәм кызыклы итүебез белән без чиксез шат!

Август аена афиша!!!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, WorldSkills International («Ворлдскиллс») стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты һәм Республика көне уңаеннан, Казан тамашачысына һәм килгән кунакларга үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк!!! ☎ Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/

Котлыйбыз!!!

Бүген, 6 июньдә, Татарстанның атказанган артисты ХӘСӘНОВА ӘЛФИЯ ЯКУП кызының туган көне. Хөрмәтле Әлфия Якуповна, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

Премьера белән, дуслар!!!

4 нче июнь, Театр елы һәм 2020 нче ел — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Театр әһелләре берлеге ярдәмендә, Татарстанның атказанган артистлары — Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин катнашында Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Нәзер» спектакленең премьерасы булды. (Фото: @tatar-inform.ru https://www.tatar-inform.ru/photo/2019/06/04/12917/#79      

Котлыйбыз!!!

Бүген, 5 июньдә, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты ПИСКУНОВ АРТЁМ ОЛЕГ улының туган көне!!! Кадерле Артем Олегович , сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

Тинчурин театры “Дуслык” үзәгендә кунакта

Изге эшләргә һәрчак урын бар. Игелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу — үзе зур бәхет!!! «Дуслык» үзәгендә кунакта!!! (ВИДЕОРЕПОРТАЖ 30.05.19)

Котлыйбыз!!!

Бүген, 3 июньдә, Татарстанның халык артисты ТӨХФӘТУЛЛИНА РЕЗЕДӘ РИНАТ кызының туган көне! Хөрмәтле Резедә Ринатовна, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!