90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов 172нче мәктәптә-мастер класс үткәрде

К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов сәламәтлекләре чикле балалар укучы 172нче мәктәптә ораторлык осталыгына багышланган мастер-класс уздырды.

Укучылар белән очрашу инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылды. Мастер-класста 50дән артык укучы катнашты. Тинчурин театры хәйрия чараларында актив катнаша.

172нче мәктәптә күрмәүче һәм начар күрүче балалар укый. Актер укучыларга сөйләү осталыгы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде, шигырьләр укыды, җырлар башкарды. Шулай ук балаларны сәламәтлекләре чикле балалар өчен оештырылган “Могҗиза” студиясенә чакырды. Кайбер балалар студиягә йөрергә теләк тә белдерде.

Мәктәр директоры Елена Шепынева Кәрим Тинчурин театры җитәкчелегенә сәламәтлекләре чикле укучылар өчен мастер-класс үткәрүләре өчен рәхмәтен белдерде. Мәктәп җитәкчелеге алга таба да Кәрим Тинчурин театры белән берлектә сәламәтлекләре чикле балаларны рухи яктан тернәкләндерү эшен дәвам иттерергә тели.

Тинчурин театры матбугат үзәге