Музей
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының шанлы үткәнен яктырткан театр музее бинаның икенче каттагы якты, иркен залына урнашкан. Биредә театрның кабатланмас тарихына, иҗади эшчәнлегенә кагылышлы сирәк документлар, макетлар; театр тормышында аерым бер этап булып торган спектакльләрнең афишалары, программалары; театр үсешенә саллы өлеш керткән каһарман артистлар, режиссёрлар, хезмәткәрләрнең киемнәре, фотолары – гомумән, театрның киңкырлы тормышын чагылдырган экспонатлар урын алган.
Әлбәттә, тамашачылар өчен уникаль мөмкинлек: биредә һәркем театр музееның бәһасез хәзинәсе – театрга нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актёр һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның шәхси әйберләре белән дә таныша ала.
Музейда театр тормышына бәйле тематик күргәзмәләр, төрле мәдәни чаралар да еш үткәрелә.
Якты янар сүнмәс йолдызлар...
Театрыбызның бай тарихында татар театр сәнгатен үстерүгә бик күп талантлы шәхесләребез зур өлеш кертте. Аларның исемнәре Татарстанда гына түгел, ә Россиякүләм танылу алды. Чын-чынлап халык мәхәббәтен казанган даһиларыбыз үзләренең тынгысыз, кабатланмас, ялкынлы иҗатлары белән театр учагын сүндерми фидакәрьләрчә хезмәт итте, милли театр тарихында якты эз калдырды.