90 СЕЗОН

Театр тарихы

1933 ел

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры  иҗат юлы гаять кызыклы һәм үзгә. 1933 елны алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм Кәрим Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оешкан Колхоз-совхоз театрына, әүвәл Республика күчмә театры, һәм, ниһаять, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры булганчы,  шактый озын һәм катлаулы юл үтәргә туры килә.

Театрның беренче спектакле 1933 елның 6 ноябрендә ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында уйнала. Ул Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗми тарафыннан иҗат ителгән “Булат бабай семьясы” спектакле була.

Ул вакытта труппаның нигезен Г.Болгарская, Ә.Яһүдин, Г.Камская, Г.Гыйматов, М.Рәхмәтуллина, Х.Исмәгыйлевләр кебек данлыклы артистлар тәшкил итә. Алдагы елларда В.Минкина, Р.Кушловская, М.Шаһидуллина, Л.Фарсина, С.Исмәгыйлева, Г.Нуруллин,  Ф.Фарсин, К.Нуруллина, Н.Латыйпова һ.б. артистлар озак еллар театрда көч куя.

Театр оешкан көннән башлап, аның җитәкчеләре һәм режиссерлары булып: Р.Ишморатов, Г.Ильясов, соңрак А.Мәҗитов, М.Хәмзин кебек билгеле сәнгать эшлеклеләре көч куя. Театрның аякка басуына һәм үсешенә режиссерлардан С.Вәлиев-Сульва, К.Тумашева, Р.Тумашев, шулай ук  М.Сәлимҗанов, Р.Бикчәнтәев, П.Исәнбәт кебек режиссерлар үзләреннән саллы өлеш кертә.

Театр беренче көннәреннән үк, тамашачыларны афиша төрлелеге белән шатландыра. Репертуарда татар драматургиясен тәшкил иткән: К.Тинчурин белән К.Нәҗминең “Булат бабай семьясы”, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, М.Фәйзинең “Галиябану”, тәрҗемә әсәрләреннән: Ж.Мольерның “Жорж Донден”, А.Островскийның “Кичеккән мәхәббәт” һ.б. спектакльләрне күрергә була. Кайвакыт спектакльләр гаять кырыс шартларда уйнала, әмма бернинди кыенлыкларга да карамастан, артистлар югары профессиональ дәрәҗәдәге театр сәнгатен халыкка тарата.

1941-1945 еллар

Бөек Ватан сугышы башлану белән театрның эшчәнлеге кисәк үзгәрә. Труппаның күп кенә ир-ат артистлары фронтка китә. Театрда бары берничә әйдәп баручы ир-ат артист – Г.Гыйматов, Х.Исмәгыйлов, С.Сәгыйтов һәм театр җитәкчесе Ә.Мәҗитов кына кала. Бөтен авырлык хатын-кыз артистлар – Б.Галиуллина, В.Минкина, А.Әхмәтҗанова, С.Хөснетдинова, М.Рәхмәтуллина һәм театрга 1942 елда килгән, Г.Камалның кече сеңелесе, моңа кадәр Урта Азиянең төрле театрларында эшләгән З.Камалова җилкәсенә төшә.

Сугыш вакытында артистлар чакыру пунктларында, вокзалларда, соңрак лазарет һәм госпитальләрдә көннән-көн күбрәк чыгыш ясый. Шуңа күрә театр сугыш барган вакыйгаларга нигезләнеп язылган берактлы пьесалар сәхнәләштерә башлый. Кайвакыт әсәрләр театрда иҗат ителә.

Театр артистлары берничә төркемгә бүленеп, аз күләмле сәхнә кирәк-яракларын үз җилкәләрендә күтәреп, республика буйлап йөриләр. Театр хезмәткәрләре төрле клубларда, басуларда, вокзалларда, госпитальләрдә, спектакльләр, концертлар күрсәтеп, халыкның сугышчан рухын ныгыта.

Ә.Мәҗитов язганча, ул елларда театр артистлары иҗат эшчәнлеге белән бергә, агитатор һәм пропаганда эшен дә алып бара. Һәр спектакль алдыннан, кайсы да булса артист, күп очракта С.Сәгыйтов була, тамашачыларны фронт яңалыклары белән таныштыра, диварга эленгән картадан Совет гаскәрләренең хәрәкәтен күрсәтә.

Сугыш чорында театр көн кадагындагы темаларны яктырткан: Т.Гыйззәтнең  «Серле казна», Р.Ишморатның «Кайту», Г.Насыйриның «Патриотлар семьясы» әсәрләрен куя. Бу спектакльләрдә күп кенә ир-ат рольләрен, ир-ат артистлар җитмәү сәбәпле, хатын-кызлар башкара.

1960-1990 еллар

Беренче татар хатын-кыз режиссёры Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашева 1955 елда театрга баш режиссёр итеп билгеләнә. Театрда Х.Вахитның “Яшерен эзләр”, З.Шаһиморатовның “Хәзрәт үгетләргә килә”, К.Тинчуринның “Сакла, шартламасын!”, Г.Насыйриның “Яшел эшләпә”, Р.Ишморатның “Үлмәс җыр”, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” һ.б. театрның иҗади эшчәнлегендә зур роль уйнаган әсәрләр сәхнәләштерә. К. Тумашева Татар театр техникумында, аннан соң академия театры каршында оештырылган студиядә актёрлык осталыгы дәресләре укыта, бик күп сәләтле яшьләрне һөнәри осталыкка өйрәтә, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җитәкчеләр хәзерләү өчен оештырылган драма студиясендә эшли. 8 ел эшләү дәверендә, ул утыз спектакль – классик әсәрләр, көн кадагындагы темалар күтәргән комедия, драмалар сәхнәләштерә,

1963-1985 елларда театрның баш режиссёры булып, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТАССРның Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашев эшли. Биредә ул: Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, М.Әблиевның “Шәмсекамәр”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, А.Гыйләҗевның “Кара күзле кызлар”, М.Горькийның “Мещаннар”, Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары”, И.Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә” спектакльләрен куя.

1986-1987 елларда театрның баш режиссёр вазыйфасы ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Мөхлис улы Батуллага йөкләнә. Ул Р.Мингалимнең “Мин сине шундый сагындым”, И.Юзеевның “Мәкәрҗәгә барган идек” һ.б. спектакльләрне сәхнәләштерә.

1960-1970 елларда артистлар Ю.Әминов, Х.Вахит, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, А.Гыйләҗев кебек яңа буын драматурглары әсәрләрендә тәрбияләнә. Әлеге әдипләрнең әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә И.Мәхмүтова, Х.Мәхмүтов, Н. Сафин, Т. Фәйзуллина, М. Җәббаров, Р.Мифтахов, Р.Хәбибрахманова, Н.Шәйхетдинов, Л.Миңнуллина, Н.Нәҗмиев, Ә.Галиуллин кебек гаҗәеп талантлы артистлар үсеп чыга.

 

1990-2005 еллар

1988 ел театр тарихында  кискен борылыш чоры була. Шул елны театрга нигез салучыларның берсе, бөек татар драматургы, артисты һәм режиссёры Кәрим Тинчурин исеме бирелә. Нәкъ шушы елны театр стационар буларак  эшли башлый һәм М.Горький урамы, 13 йорт, адресы буенча урнашкан  бинага күчә. 55 елга сузылган кагылып-сугылып йөрүдән соң, ниһаять, театр туган йортына әйләнеп кайта. Шул вакыттан театрда яңа этап башлана. Стационар тормыш театр сәнгатендә яңа алымнар таләп итә: яңа репертуар төзелә, актив рәвештә яңа форма, стиль һәм жанрлар эзләү башлана.

1984 елдан 2002 елга кадәр театр белән Р.Ш.Әбелмәмбәтов җитәкчелек итә. Үзенең шәхси инициативасы, тырышлыгы, максатчанлыгы белән ул К.Тинчурин театрының стационар театр буларак эшләвенә һәм үсешенә зур өлеш кертә.

1989 елда театрга баш режиссёр итеп, татар сәхнәсенең талантлы сәнгать эшлеклесе Дамир Равил улы Сираҗиев билгеләнә. Ул биредә Х.Вахитның “Ике килен-килендәш”; Р.Вәлиевның “Әй, машина, машина”, “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”; Г.Һаҗибәковның “Аршин мал алан” һәм М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрләрен сәхнәләштерә. 1991 елда ул театр эшчәнлеген бөтенләйгә туктата.

1991 елдан 1993 елга кадәр театрның сәнгать җитәкчесе булып, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова эшли. Бу елларда ул Д.Салиховның “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”, И.Юзеев һәм  Ш.Мәҗитовның “Резидәкәй”, Н.Гаетбайның “Аты барның – дәрте бар”, 1997 нче елда Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек”әсәрләрен сәхнәләштерә. Соңрак исә тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән “Син бит минем бергенәм”, “Мәхәббәт чишмәсе”, “Күрәсем килгән иде…” кебек үз әсәрләрен сәхнәгә куя. 2018 елда күпсанлы тамашачылар соравы буенча, Исламия Мәхмүтова “Син бит минем бергенәм” спектаклен кабаттан куя.

1993 – 2019 елларда К.Тинчурин театрының баш режиссёры вазыйфасын Заһидуллин Рәшид Муллагали улы башкарды. Ул театрда эшләү дәверендә: П.О.Бомаршеның “Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”; К.Тинчуринның “Хәйләсез — дөнья файдасыз”, “Назлы кияү”; И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”; Б.Брехтның “Кураж ана һәм аның балалалары”; М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә”; Т.Миңнуллинның “Ай булмаса — йолдыз бар!” һ.б. спектакльләрне сәхнәләштерә.

2021 елда К.Тинчурин театрының баш режиссеры итеп Имаметдинов Туфан Риф улы билгеләнде. Ул чагыштырмача кыска вакыт эчендә классик һәм заман авторлары әсәрләре буенча төрле жанрдагы спектакльләр куеп, театр репертуарын баетты. Болар: И.Зәйниевнең “Полиционер”, М.Әгъләмовның “Галәм. Әгъләм”, Р.Мөхәммәтшинның “Асылкош”, Татар халык дастаны буенча “Идегәй”, К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” һ.б. Әлеге спектакльләрнең уңышы төгәл режиссура һәм әсәрләрнең үзенчәлекле укылышы белән дә бәйле.

2002 елдан директор вазыйфасы Мөсәгыйтов Фәнис Наил улына тапшырыла. Ул бүгенгәчә театр белән уңышлы җитәкчелек итә, актив рәвештә коллективның административ һәм җәмгыяви тормышын оештыра. Күпьеллык хезмәт эшчәнлеге дәверендә, ул хезмәт вазыйфаларын җаваплы башкаручы буларак кына түгел, ә талантлы җитәкче, үз эшенең остасы, яңа проектлар өстендә актив эшләүче иҗади шәхес буларак танылды.

Ф.Н.Мөсәгыйтов Татарстанның һәм башка Республика, шулай ук Россия театрлары арасында, милләтара иҗади элемтәләр һәм бердәм мәдәни пространство булдыру максатыннан, алмаш гастрольләр традициясен тормышка ашырды. Театр татар халкында гына түгел, ә башка милләт тамашачылары өчен дә популяр. Директорның оештыру һәм иҗади таланты белән Россия һәм Халыкара дәрәҗәгә ия күп чаралар үткәрелә. Аның театрда эшләү дәверендә, Республиканың мәдәни тормышында зур урын алган түбәндәге проектлар тормышка ашты:

1. “К.Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивале”. “Кәрим Тинчурин исемендәге Республика театр фестивале” 1991 елда оеша. 1998 елда фестиваль үз эшчәнлеген туктата. 2012 елда директор инициативасы белән “Республика театр фестивале” кабат торгызыла. 2014 елда әлеге фестиваль Халыкара статуска ия була. Моның белән милләтара һәм милли театрлар арасындагы элемтәләрне ныгыту; Россия, Якын һәм Ерак чит илләр территориясендә милли драматургияне саклау һәм популярлаштыру күздә тотыла.

2. “Россия гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары арасында Бөтенроссия конкурсы”. 2012 елда Татарстан Республикасы барлык район мәктәпләре катнашында, беренче Республика конкурсы үткәрелде. Мәктәп укучылары арасындагы конкурсны уздыру традициясе – мәктәп белән татар театры арасында элемтә ныгыту, укучыларны тәрбияләү һәм агарту максатыннан үткәрелә.

3. “Театраль Сабантуй”: Татарстанда “Театраль Сабантуй” уздыру тарихы 2005 елга барып тоташа. Республиканың театр җәмәгатьчелеге өчен шундый бәйрәм чарасын оештыру инициаторы булып, Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов җитәкләгән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тора. Шул вакыттан бирле әлеге бәйрәмдә һәр елны бихисап Татарстанның иҗат коллективы вәкилләре катнаша.

2000 елда театр үзенең тамашачыларын гаҗәеп премьера — немец драматургы  Б.Брехтның дөньякүләм билгеле “Кураж ана һәм аның балалары” әсәре белән сөендерде. Бу Б.Брехт пьесасының Татарстан Республикасында беренче тапкыр куелуы иде. Әлеге спектакль К.Тинчурин театрын тулы хокуклы стационар театр итеп танытты, шулай итеп күчмә театр дәвере зур уңыш белән тәмамланды. Моның шулай икәнен  тамашачы һәм танылган театр белгечләре дә раслады. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, Б.Брехт әсәре буенча куелган әлеге “Кураж ана һәм аның балалары” спектакле ТРның Госфильмфондына яздырылды.

Казанның 1000 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә, әлеге истәлекле дата уңаеннан, театр Н.Хикмәтнең “Мәхәббәт турында риваять” спектаклен сәхнәләштерде.

 

Хәзерге көннәр

К.Тинчурин театрының үсешенә соңгы 30 елда З.Харисов, И.Сафиуллина, З.Хәкимҗанова, И.Хәсәнов, С.Мифтахов, Ә.Хәсәнова, Л.Галләмова, М.Нәҗмиева, Г.Гарәпшина, З.Зарипова, Җ.Әсфәндьярова, Р.Төхфәтуллина, Л.Мәхмүтова, Р.Шәмсетдинов, З.Вәлиева, Г.Гайнуллина, И.Хафизов, Г.Хафизова, А.Фәтхуллин, Х.Хөснетдинов, Г.Нәүмәтова, Р.Гайзуллин кебек талантлы артистлар үзләреннән зур өлеш кертте. Эстафетаны, труппаның иҗади егәрен тагын да арттырган  талантлы яшьләр: Р.Сәләхова, А.Пискунов, Ил.Хафизов, З.Закиров, Б.Зиннәтуллин, Г.Галиуллина, К.Шакирова, И.Байназаров, А.Мөсәлләмова, Д.Фәттахова, С.Хәбибуллин, Л.Камалиева, Л.Ибәтуллина, А.Фәтхрахманов, Э.Никитин, А.Гашыйгуллина кабул итте. 2020 елда труппага Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар кушылды. Бу үз чиратында репертуарда  К.Тинчуринның  “Сүнгән йолдызлар”, М.Кәримнең “Айгөл иле”, Х.Вахитның “Кияүләр”, Т.Миңнуллинның “Төш”, Н.Хисамовның “Йосыф- Зөләйха”, В. Шекспирның үлемсез “Гамлет”ы,  З.Хәкимнең “Акча бездә бер букча”, А.Гыйләҗевның “Өч аршын җир” һ.б. төрле жанрдагы спектакльләр барлыкка килүгә этәргеч булды.

Театрда лирик һәм фәлсәфи спектакльләр белән беррәттән, милли мәдәниятнең әдәби мирасын  пропагандалаучы Г.Тукайның “Сөй гомерне!”, М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”, Р.Вәлиевнең “Язмышым юллары” кебек  шигъри-музыкаль cпектакльләр дә куела.

86 театраль сезонда татар театры тарихында беренче тапкыр фэнтези жанрында, Л.Янсуар һәм Р.Гарипованың, “Карурман” спектакле куелды. 87 театраль сезонда исә Л.Янсуар һәм Р.Гарипованың “Сәйдәш. Йокысызлык” лабиринт спектакле һәм Л.Сәләхәтдинованың “Шах…Мат” моноспектакле куелды.

Бүген Тинчурин театры – көчле актёрлар труппасы, халык ихтыяҗын канәгатьләндерә торган лаеклы репертуары булган тотрыклы, заманча театр.

Кафе-бар, күргәзмә залы, машина кую урыны, “театральная няня” – болар барысы да тамашачыларга уңайлыклар тудыру максатыннан эшләнде. Шулай ук театрда театр хезмәткәрләре һәм тамашачылар өчен намаз уку бүлмәсе бар.

“Ачык сәхнә” проекты кысаларында, театр ишегалдында урнаштырылган махсус сәхнәдә, тамашачылар төрле спектакльләр тамаша кыла ала. Ачык һавада спектакльләр күрсәтү, бу – Татарстан өчен яңа һәм уникаль формат.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр.

2021 елда театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы белән театр каршында, театр сәнгатен яктыртучы журналистларны барлау һәм үстерү максатыннан, “Театр журналистлары клубы” барлыкка килде.

2021 елның 26-29 апрелендә Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары узды. Лаборатория заманча һәм актуаль форматта татар телендә иҗат итүче милли драматургларыбызны барлау һәм театраль мәйданга тарту максатыннан оештырылды.

Хәзерге вакытта театр актив иҗат эшчәнлеге алып бара, күләмле спектакльләр куела.  Шулай ук театр милли классик драматургиянең К.Тинчурин исемендәге Республика театр фестивален оештыручыларның берсе булып санала.  Менә  ничә дистә еллар инде театр, шәһәр тамашачысын гына түгел, авыл тамашачасын да саекмас иҗаты белән сөендерә. Үзенең мобильлеге, югары иҗади егәргә ия булуы нәтиҗәсендә, театр Татарстан Республикасында гына түгел, ә аннан  читтә: Себер һәм Урал төбәкләрендә, Ижевск, Самара, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Истанбул, Акшәхәр, Әнкара,  Брюссель, Брюгге  һәм театр артистлары көчле алкышларга күмелгән башка шәһәрләрдә дә  киң танылу тапты.

Югары профессионал дәрәҗәдәге әзерлек, чарланган уйнау осталыгы, драматургия һәм бүгенге чынбарлыкны яхшы белү — болар барсы да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры  спектакльләренең үзгә яклары. Шуның өчен аларны халык үз итә һәм ярата. 85 ел эшләү дәверендә, театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, татар мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә саллы өлеш кертте.