Яңалыклар

Әниләр көне уңаеннан хәйрия акциясе

Татарстан Республикасының ятим балалар һәм инвалидларны яклау “Наз” иҗтимагый хәйрия фонды, Әниләр көне уңаеннан, Тинчурин театрында кунакта булды. Казан шәһәре, Биектау һәм Кайбыч районнарыннан килгән ятим бала һәм инвалидлар тәрбияләүче 50 ана бу көнне “Өч аршын җир” спектаклен карады. Спектакль алдыннан, чәй табыны артында кунаклар ятим бала һәм инвалидлар тәрбияләүче хатын-кызларның актуаль проблемалары хакында сөйләштеләр….

Әниләр көне белән!!!

Кадерле әниләребез! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәбез! Сез булган җирдә һәрчак җылы һәм рәхәт. Бу көнне Сезнең хөрмәткә иң җылы сүзләр, матур котлау-теләкләр яңгырасын, кайгы-борчуларыгыз онытылып торсын иде. Һәр яңа көн Сезгә бары тик шатлыклар гына китерсен. Якыннарыгызның, балаларыгызның күңел җылысын, яратуын тоеп яшәгез, сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Бәйрәм кичен Тинчурин театрында…

Әниләр көненә акция

Кәрим Тинчурин театры Әниләр көненә “Асылкош” спектакленә промкод белән билет алырга чакыра. “Асылкош” спектакленә 10% ташламалы билет алу өчен театр кассасында “Әнием” сүзен әйтергә кирәк. Хөрмәтле тамашачылар! Театрның яңа премьерасына промкод белән билет алып калырга ашыгыгыз! Акция 26-30 ноябрь көннәрендә генә уза.

Мәктәп укучылары арасындагы “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия фестивале гала-концерт белән тәмамланды

Татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган мәктәп укучылары арасындагы “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия фестивалендә барлыгы илебезнең төрле төбәкләреннән 100 дән артык бала катнашты. 2021 нче елның 22 нче ноябрендә фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Иҗат бәйгесе К.Тинчурин исемендәге Халыкара заман милли…

КОТЛЫЙБЫЗ!

  Бүген, 19 нчы ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш бухгалтер урынбасары ИСХАКОВА ГҮЗӘЛИЯ ВАГЫЙЗ кызының туган көне! Хөрмәтле Гүзәлия Вагыйзовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

“Пушкин картасы”

1 нче сентябрьдән Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә «Пушкин картасы» проекты гамәлгә керде. Укучыларга һәм студентларга мәдәни күңел ачу чараларына бару өчен 3000 сум күләмендә акча күчерелде. Нәрсә ул «Пушкин картасы»? Мәдәният министрлыгы белән Почта банкның уртак проекты. Карта яшьләргә федераль бюджет хисабына театрларга, галереяләргә, күргәзмәләргә, мәдәни үзәкләргә, филармонияләргә, музейларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай…

Тинчурин театрында Венгрия режиссерының «Ядәч! Исемдә!» спектакле премьерасы була

2 декабрьдә Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» дип исемләнгән трагикомедиясенең премьерасы була. Спектакль режиссеры — Сәрдәр Таһировский. Ул Казанда туып-үскән һәм егерме еллап Венгриядә яшәгән. «Спектакль 20 елдан соң Казанга кайткан кешенең шәһәрне ничек күрүе турында. Ул минем генә Казанга кайтуым түгел. Ул 80-90 еллардагы Казанга кайту. Мин үзем турында спектакль куймыйм, гаиләдәге вазгыять аша, глобаль хәлләрне күрсәтергә тырышабыз. Спектакльдәге хәлләрнең…

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 17 нче ноябрь, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гомуми сораулар буенча директор урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ШАКИРОВ МАРСЕЛЬ РҮЗИЛ улының туган көне! Хөрмәтле Марсель Рүзилович! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Мәктәп укучылары арасындагы “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия фестивале гала-концерт белән тәмамлана

Татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер һәм  режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган мәктәп укучылары арасындагы “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия фестивалендә барлыгы илебезнең төрле төбәкләреннән 100 дән артык бала катнашты. 2021 нче елның 22 нче ноябрендә Кәрим Тинчурин театрында фестивальнең йомгаклау кичәсе – гала-концерт булачак. Әлеге иҗат бәйгесе…

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 16 нчы ноябрьдә, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты ХАРИСОВ ЗӨФӘР НАЗЫЙМ улының туган көне!!! Хөрмәтле Зөфәр Назыймович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!