ПРЕМЬЕРА
Мелодрама
Туган-тумача
«Туган-тумача» – режиссер Илгиз Зәйниевнең тормыштан алып, әбисе сүзләренә нигезләнеп язылган әсәре. Биредә 1950-1970 нче елларда татар авылында яшәүчеләрнең тормышы күрсәтелә. Геройларның прототиплары да авыр язмышлы, төрле холыклы реаль кешеләр. Әлеге спектакльдә төрле язмышлар каршылыгы, характерлар бәрелеше, мәхәббәт һәм нәфрәт урын алган. Моннан тыш спектакльдә татар хатын-кызларының рухи көче, физик ныклыгы да чагылыш тапкан. Монда...
ПРЕМЬЕРА
Мәхәббәт турында риваять
Таһир-Зөһрә
Еллар үтәр… Йортлар, илләр күчәр… Тугайларны кискән сулар күчәр, – Онытылыр безнең исемнәр… Онытылмый мәнге сөйләнерләр Таһир белән Зөһрә – мескеннәр… Бер-берсен өзелеп сөйгән Таһир белән Зөһрә мәхәббәте хан тәхете (козгыннары) корбанына әверелә. Сөюе хакына үз иленнән, тәхетеннән баш тартырга да әзер Зөһрә сарай эченә бикләнсә, ватан өчен яулар җиңеп кайткан Таһир үз иленнән сөрелә....
ПРЕМЬЕРА
Хип-хопера яки башбаштак комедия
Флешка, рэп һәм мәхәббәт
2005 елда оешкан Ittifaq беренче татар рэп-төркеме җырларында татар яшьләренең ике буыны үсеп чыкты. Бумерлар урынына миллениаллар, миллениаллар урынына зумерлар килде. Хәзерге яшьләр нәрсә белән яши, нинди кыйммәтләрне һәм принципларны үз итә? Ittifaq төркеме җырлары яңгыраган «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасындагы вакыйгалар Казан шәһәре читендәге районнарының берсендә бара. Монда Афәринов криптовалюта, таткоиннар белән эш итә,...
Комедия
Ай, былбылым!
Спектакльнең геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгәләр. Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталышы» дип кабул итмиләр. Күнегелгән гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Хәтта Гөлҗәннәт белән Фикус кавышырга да ниятлиләр. Тик кара күзлекле Рәхимҗан пәйда булгач кына вакыйгалар башка төс ала.
ПРЕМЬЕРА
18:30
чәршәмбе
ПРЕМЬЕРА
18:30
пәнҗешәмбе
13:00
җомга