93 сезон

якындагы көннәр

30 октябрь Җм
31 октябрь Шм
13 ноябрь Җм
14 ноябрь Шм
28 ноябрь Шм

Билетлар турында белешер өчен +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз, яки karimkonkurs@mail.ru электрон почтасына языгыз.

спектакль турында

  • Премьера: 2026 елның 30 октябре
  • программа: Пушкин картасы
  • билет бәясе: 500 ₽ — 3000 ₽
Дүрт егет бары кызлар гына яшәгән авылга килеп чыга, аларга гашыйк була һәм берничә көннән кабат әйләнеп килергә вәгъдә биреп, кире шәһәргә китә. Ләкин калада вәгъдәләр онытыла һәм тормыш гадәти үз көенә кайта...

Әмма мәхәббәтнең үз юлы аның. Яңа ел алдыннан - ягъни могҗизалар һәм иң көтелмәгән гамәлләр вакыты якынлашкан бер мәлдә авыл гүзәлләре инициативаны үз кулларына алалар. Һәм алар алдагы очрашу вакытлы бер мавыгу гына булганмы, әллә язмышмы икәнлеген тәгаен ачыклау өчен сөйгәннәре артыннан Казанга юл тоталар.

Бу көлке хәлләр, көтелмәгән борылышлар һәм яхшы юмор белән сугарылган искиткеч романтик комедия. Нәрсә мөһимрәк: күнегелгән комфортмы, әллә чын бәхет өчен көрәшме? Геройларга, ниһаять, үз хисләрен аңлау өчен төрле көлкеле һәм көтелмәгән вакыйгалар аша үтәргә туры килә.