93 сезон

Музей

Карим Тинчурин исемендәге театр музеенда Татар дәүләт драма һәм комедия театрының данлы үткәнен яктыртучы сирәк документлар, макетлар, театрның бай тарихына һәм иҗади эшчәнлегенә кагылышлы материаллар тәкъдим ителә; театр тормышында аерым бер этап булып торган спектакльләрнең афишалары һәм программалары; театр үсешенә зур өлеш керткән артистларның, режиссёрларның һәм хезмәткәрләрнең костюмнары, фотолары куелган. Гомумән алганда, монда театрның күпкырлы тормышын чагылдырган экспонатлар тәкъдим ителә.

Һичшиксез, тамашачылар өчен уникаль мөмкинлек булып, монда театрга нигез салучыларның берсе — бөек драматург, актёр һәм режиссёр Карим Тинчуринның шәхси әйберләре белән танышу мөмкинлеге бар.

Музейда еш кына тематик күргәзмәләр, театр тормышы белән бәйле төрле мәдәни чаралар үткәрелә.