Матбугат театр турында
30.06.2026
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры җәй көне тамашачыларны үзгә программа белән сөендерә. Театрда “Шигърият сулышы” проекты башланды. 3 көн эчендә 3 шагыйрь иҗаты дөньясына чумдык. Ул көннәрдә тамашачы шигырь дәрьясында йөзде. 18, 19, 21 июнь театр тамашачылары Роберт Миңнуллин, Зөлфәт (Дөлфәт), Әнгам Атнабаев шигырьләре, шул шигырьләргә язган җырларны тыңлап ләззәтләнде. Айдар Җаббаровның…
26.06.2026
Тинчурин театрында яңа проект старт алды – театрның Кабан күле ягына чыккан ачык балконында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә башлады. «Шигърият сулышы» шигърият кичәләре циклы – Тинчурин театрының бу сезонда тәкъдим ителгән проектларның соңгысы. Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров җитәкчелегендәге иҗади команда әлегә өч шагыйрьне сайлаган – Роберт Миңнуллин, Зөлфәт һәм Әнгам Атнабай. Өчесе дә халык күңеленә үтеп кергән шигырьләре…
22.06.2026
Тинчурин театры җанлануын дәвам итә. Бу юлы алар шигърият сөючеләрне җыя. Режиссер Айдар Җаббаров идеясе белән Тинчурин театры тагын бер яңа сулыш алды, монысы – шигърият сулышы. «Шигырьләр бик яратам. Без шагыйрьләр иҗатына мөрәҗәгать итәргә булдык. Төрле авторларны алып, тере декорацияләр фонында кечкенә оркестр белән аларның шигырьләрен укыячакбыз, җырларын башкарачакбыз. Бу цикл ел буе дәвам…
19.06.2026
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җәй айларында үз тамашачысына шигъри тәлгәшләр бүләк итә. Яңа проект «Шигърият сулышы» дип атала һәм 18 июнь кичендә аның премьерасы булды. Очрашулар ачык һавада – театрның балконында уза. Беренче чара халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде. Артистлар шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә…
28.05.2026
Менә бит – Тинчурин театры сезон азагында «десертка» «Отелло»ны чыгарып куйды. Ирексездән «Берегись автомобиля» фильмындагы канатлы фраза хәтердә яңара: «А не замахнуться ли нам на Вильяма, понимаете ли, нашего Шекспира?» Булдырдылар тинчуринлылар: әйттеләр – эшләделәр. «Отелло» – Шекспирның иң билгеле (аеруча финалы, әлбәттә) пьесаларының берсе. Эчтәлеген белмәгән кеше дә Отеллоның көнчелектән Дездемонаны буып үтерүен белә….
15.05.2026
Талантлы, хисле, үзе әйтмешли елак, күңеле тулы моң, җырлар яза. Моңа кадәр безне театрда лирик образлары, «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында көчле рухлы хатын-кыз рольләре белән үзенә җәлеп итте. Хәзер инде комик образлары белән дә шаккатыра. (Казан, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Энҗе Шәйхетдинова) Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева әнә шундый күпкырлы. Өстәвенә «Апуш» театр…
9.05.2026
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, режиссер Ирек Хафизовның тормыш кагыйдәләре. (Казан, «Татар-информ», «Сөембикә», Чулпан Галиәхмәтова) Сәхнәдә алган ләззәтне сөйләп кенә аңлатып бетереп булмыйдыр ул. Кинода төшкәндә режиссерны ышандырырлык итеп уйнап бирсәң, икенче дубльнең кирәге дә булмаска мөмкин. Театрда исә уйнаган саен ролеңә яңа төсмер кертеп була. Без…
13.04.2026
Тинчурин театрында чираттагы премьера – Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасы. Әлеге спектакль ярты гасырдан элек язылып, зур популярлык казанган. Үзебезнең театрларда күп сезоннар сәхнәдән төшми, төрле телләргә тәрҗемә ителеп, союз буйлап куела. Ана ролен Мөслим Магомаевның әнисе дә уйный. Ә безнең театрларда аны Галимә Ибраһимова, Наилә Гәрәева башкара. Тинчуринның баш режиссеры Айдар Җаббаров Ана образына…
1.04.2026
Тинчурин театрының премьерадан соңгы иртәнге чәе журналистлар өчен популяр һәм анда эләгү репутациясе өчен «дело чести» булган чарага әверелеп бара. Бәлки, артистлар өчен дә шулайдыр, әйе, шулай кебек тоела. Тинчурин театрының «Казан егетләре» комедиясе ике состав белән күрсәтелгәнән соң да җыелдык. Театр ягыннан кунаклар: театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров, директор Фәнис Мөсәгыйтов, әдәби бүлек мөдире Резеда Зәйниева, артистлар Артем Пискунов,…
28.01.2026
Бу юлы баш режиссер Айдар Җаббаров Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» әсәре буенча «Ал яулыклы язмышым» спектаклен тәкъдим итте. Беренче хисләр, өзелеп ярату, хыянәт, чәлпәрәмә килгән бәхет, хыяллар, ялгышларың өчен күргән газап-үкенүләр… Әлеге спектакль – тамашачы күңеленә тия торган бер мәхәббәт тарихы турында. Чыңгыз Айтматовның повесте өч кеше – автор, йөк машинасы йөртүче…