92 СЕЗОН

Репертуар

Тәрәзәмә кем шакый?

Шәһәр читендәге йорт, кич, күптәнге ике ахирәт тын гына сөйләшә-сөйләшә чәй эчә… Шулвакыт тәрәз шакыйлар. Әллә җил, әллә агач ботагы шулай шаяра, әллә караңгы кичтә кемдер килгән? Шул мизгелдән геройларның күнегелгән гадәти тормышлары чәлпәрәмә килә, аларның йөрәкләрен шом кимерә  башлый. Соняның ире Васил еш кына Карурманга китә һәм аннан үзгәреп, бөтенләй башка кеше булып кайта….

Тәрәзәмә кем шакый?
Мистик драма
Хыял артыннан

Хыяллар кешегә канат куя, диләр.  Авылдан Казанга килгән хыялый төзүче егет Хәйдәр дә үз йолдызын табар өчен шул канатларда очарга әзер. Ул йолдызларга гашыйк, күңеле гел күккә ашкына. Бер көнне шәһәр утлары арасында ул Мәскәүдән килгән яшь рәссам Чулпан белән очраша  һәм шул мизгелдә Хәйдәрнең күңел йолдызлары мәхәббәт булып кабына. «Хыял артыннан» дуслык, саф мәхәббәт…

Хыял артыннан
Дуслык, мәхәббәт һәм хыял турында мюзикл
Йөрәккә дә ремонт кирәк!..

Ул аның кранын төзәтә, ә ул исә аны, өметсезлектән аралап, аның тормышын көйли… Спектакльнең эчтәлеген кыскача әнә шулай тасвирлап булыр иде. Ләкин барысы да алай гади генә түгел шул. Чөнки теләкләрне вакытында чынга ашырмаганда бар да катлаулана, чуалып бетә.  Төп героиняның тормышында да бар да буталган. Урындыклар, ишек тоткалары, йозаклар ватылган, кран җимерелгән.  Өстәвенә көнче…

Йөрәккә дә ремонт кирәк!..
Комедия
Бәхет хакы

Карьера, уңыш һәм җәмгыятьтә танылу, матди байлык артыннан куып, хәзерге заман кешесе кайчак тормышында иң мөһим нәрсәләрне – гаиләсен һәм якыннарын оныта. «Бәхет хакы» спектакленең төп герое, композитор, музыка театрына нигез салучы Зариф, мәхәббәтен, гаиләсен, балаларын, сәламәтлеген югалткач кына, үткән тормышы турында уйлана башлый. Ләкин гомеренең азагында язмыш аңа тагын бер мөмкинлек бирә. Зариф аннан…

Бәхет хакы
Мелодрама
Стоп, кода! Туй була!

Тәмам аерылышыр чиккә җиткән ике гаилә кызып-пешеп туйга әзерләнә. Тик яшьләр генә әлегә бу хакта берни дә белми. Айнур белән Рушания әти-әниләренең теләкләренә буйсынырлармы, әллә үз юлларын сайларлармы? Нәрсә кыйммәтрәк? Миллионнармы, әллә эчкерсез мәхәббәтме? «Стоп, кода! Туй була!» комедиясе гаилә кыйммәтләренең асылын, бәхетнең нечкәлекләрен ачарга өйрәтә. Киңәш бирергә без барыбыз да оста. Тик менә үзебез…

Стоп, кода! Туй була!
Комедия
Сезне Ватан Онытмас!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган «СЕЗНЕ ВАТАН ОНЫТМАС!» дип исемләнгән мелодрама тәкъдим итә. Спектакльнең нигезен Бөек Ватан сугы¬шы вакытында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларын¬да рядовой солдат булып хезмәт иткән күренекле язучы Әмирхан Еникиның «Бала», «Кем җырлады?», «Ана һәм кыз» хикәяләре тәшкил итә.

Сезне Ватан Онытмас!
Мелодрама
Кечкенә Мирза

«Кечкенә Мирза» — Антуан де Сент-Экзюпериның бөек «Нәни Принц» әсәре белән илһамланудан туган спектакль. Әти-әнисе көндәлек мәшәкатьләрдән арынмаган, ә бабасы үз бүлмәсендә тыныч кына яшәгән гади бер гаиләдә Мирза исемле малай могҗизага юл таба. Бабасы сөйләгән сүзләр гаҗәеп сәяхәткә әйләнә: хәзер Мирза — Нәни принц, ә аның якыннары — бөтен нәрсәне йөрәк белән генә аңлап…

Кечкенә Мирза
Әкият
Хыялга бер адым

«Хыялга бер адым» спектаклендә Кәрим Тинчуринның «Без кабызган утлар сүнмәс алар…» дигән канатлы сүзләре лейтмотив буларак кулланыла. Биредә вакыйгалар 1921 елда бара. Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге татар театр төркеме артистлары, Самарада театр курслары тәмамлаганнан соң, Оренбургка килә. Тик артистларның татар театрын үстерәбез дигән хыяллары һәм ниятләре челпәрәмә килергә мөмкин: Идел буенда ачлык башлана, тиф казасы тарала….

Хыялга бер адым
Бер сәфәр тарихы
Моң доньясы

Кәрим Тинчурин театры оркестры яңа концертлар циклын башлап җибәрә. Әлеге концертларда без, хөрмәтле тамашачылар, сезнең белән “моң” төшенчәсенең серләренә төшенербез, халкыбызның музыкаль мирасын барларбыз. Беренче концертыбыз быел юбилейларын билгеләп үткән композиторларның иҗатына багышлана: Рөстәм Зарипов, Риф Гатауллин, Радик Сәлимов, Мәсгъүдә Шәмсетдинова, шулай ук Салих Сәйдәшев, Алмаз Монасыйпов, Җәүдәт Фәйзи һәм башка мәшһүр композиторларыбызның әсәрләре яңгыраячак….

Моң доньясы
Оркестр концерты
Туган-тумача

«Туган-тумача» – режиссер Илгиз Зәйниевнең тормыштан алып, әбисе сүзләренә нигезләнеп язылган әсәре. Биредә 1950-1970 нче елларда татар авылында яшәүчеләрнең тормышы күрсәтелә. Геройларның прототиплары да авыр язмышлы, төрле холыклы реаль кешеләр. Әлеге спектакльдә төрле язмышлар каршылыгы, характерлар бәрелеше, мәхәббәт һәм нәфрәт урын алган. Моннан тыш спектакльдә татар хатын-кызларының рухи көче, физик ныклыгы да чагылыш тапкан. Монда…

Туган-тумача
Мелодрама