90 СЕЗОН

array(0) { }
Ай, былбылым!
2 сәгать 15 минут
Комедия
6+

«Ай, былбылым!» – шәһәр картлар йортында яшәүчеләрнең моңсу да, көлкеле дә тормышын бәян итүче комедия.

Спектакльнең геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгәләр. Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталышы» дип кабул итмиләр. Күнегелгән гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Хәтта Гөлҗәннәт белән Фикус кавышырга да ниятлиләр. Тик кара күзлекле Рәхимҗан пәйда булгач кына вакыйгалар башка төс ала.

Чын тормышны чагылдырган, күз яшьле һәм мәхәббәтле әлеге спектакль тамашачыны җылы атмосферасы, матур куелышы һәм театрның өлкән буын сәхнә осталарының ихлас уены белән җәлеп итәр.

Спектакльне Альбина Сираева алып бара.

Пьесаны рус теленә тәрҗемә итүче – Гөлназ Бәдретдин.

Спектакльнең премьерасы 2023 елның  26 октябрендә булды.

Автор — Шамил ФӘРХЕТДИНОВ
Режиссер — Туфан ИМАМЕТДИНОВ
Рәссам — Лилия ИМАМЕТДИНОВА
Костюмнар буенча рәссам — Алия ГАЙНУЛЛИНА
Хореограф — Марсель НУРИЕВ
Ут кую буенча рәссам — Илдар ШАКИРОВ

Рольләрне башкаралар:

Бүләкбану — МИҢНУЛЛИНА ЛӘЛӘ
Мифтах — МИФТАХОВ СӘЛИМ
Рәхимҗан — ХАРИСОВ ЗӨФӘР
Гөлҗәннәт — ГАЛЛӘМОВА ЛЮЦИЯ
Рәйсә Рәисовна — ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ
Сылу Кыямовна — НӘҖМИЕВА МИЛӘҮШӘ
Бүләкбануның кызы (телефондагы тавыш) — ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ

Билетлар:

Ай, былбылым! Ай, былбылым! Ай, былбылым! Ай, былбылым!