Репертуар
Еллар үтәр… Йортлар, илләр күчәр… Тугайларны кискән сулар күчәр, – Онытылыр безнең исемнәр… Онытылмый мәнге сөйләнерләр Таһир белән Зөһрә – мескеннәр… Бер-берсен өзелеп сөйгән Таһир белән Зөһрә мәхәббәте хан тәхете (козгыннары) корбанына әверелә. Сөюе хакына үз иленнән, тәхетеннән баш тартырга да әзер Зөһрә сарай эченә бикләнсә, ватан өчен яулар җиңеп кайткан Таһир үз иленнән сөрелә….
2005 елда оешкан Ittifaq беренче татар рэп-төркеме җырларында татар яшьләренең ике буыны үсеп чыкты. Бумерлар урынына миллениаллар, миллениаллар урынына зумерлар килде. Хәзерге яшьләр нәрсә белән яши, нинди кыйммәтләрне һәм принципларны үз итә? Ittifaq төркеме җырлары яңгыраган «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасындагы вакыйгалар Казан шәһәре читендәге районнарының берсендә бара. Монда Афәринов криптовалюта, таткоиннар белән эш итә,…
Мәдәни кеше булырга тырышып, Гаяз Исхакый комедиясенең төп герое Җан Баевич үзенең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртә: гаиләсеннән, шул исәптән балаларыннан, нәселеннән, туган теленнән һәм гореф-гадәтләрдән баш тарта, хәтта исемен заманчага үзгәртә. Ләкин төп геройның яңа тирәлеге, үз тамырларыннан баш тартуы аны мәдәниятле, белемле кеше итә алырмы? Гаяз Исхакый тарафыннан нәкъ 100 ел элек күтәрелгән милли…
Спектакльнең геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгәләр. Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталышы» дип кабул итмиләр. Күнегелгән гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Хәтта Гөлҗәннәт белән Фикус кавышырга да ниятлиләр. Тик кара күзлекле Рәхимҗан пәйда булгач кына вакыйгалар башка төс ала.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Республикасында беренче тапкыр, балалар һәм яшүсмерләр өчен, «Татар теле – сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес тәкъдим итә. Телебезне төрле алынмалардан, сленглардан арындырырга ярдәм итүче әлеге спектаклебез сәхнә теле ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләр арасында татар әдәби телендә дөрес итеп сөйләүне пропагандалау ниятеннән дөнья күрде.
Габдула Тукайның шаян, шук Былтыры янәдән урманга утынга җыена. Әмма бу юлы ул ялгызы гына түгел, ә үзе белән бергә яңа дусларын – тамашачыларны да тылсымлы урманга, маҗаралы сәяхәткә чакыра. Төрле биремнәр, уеннар, җыр-биюләр белән үрелгән бу сәяхәттә аларга Тукайның Күбәләге, Су анасы, һәм Шүрәлесе дә очрый! Әлеге хис-кичерешләргә бай интерактив спектакльдә балалар үзләре дә…
Ике генә өе калган Җиләкле алан авылында тыныч, салмак кына тормыш кичергән өч картның дөньясына, мәхәббәтнең ни икәнен дә аңламаган Гөлия белән Роман бәреп керә. Яшьләрнең яшьлек җүләрлекләре, үпкәләшүләре, ярсулары Фаил картның күңеленә тия.
-
09.12.2025
18:30 Билет алырга -
19.12.2025
18:30 Билет алырга
Эпоста сәнгати формада татар халкының формалашу чоры тасфир ителә. «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә исә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята.