Репертуар

Алтын көз

Нечкә юмор, традицион халык лирикасы, иң мөһиме күңел күтәренкелеге һәм яшьлек дәрте белән сугарылган әлеге “Алтын көз” спектакле, сәхнә осталарының ачыктан-ачык сөйләшүе аша, тамашачыларга гомер көзенең ни икәнен бәян итә.

Алтын көз
Комедия
Өти балак Гөлүзә

Яшь кыз Гөлүзәне тормышта берни дә кызыксындырмый: эш тә, яшәү дә…Шуңа да ул үз-үзен карамый, кешеләрне санламый, тупас. Әнисенең, авылдашларының үгет-нәсихәтләре дә аның  ачуын гына китерә. Шуңа бар да үзен Өти балак дип кенә йөртә…

Өти балак Гөлүзә
Комедия
Мәхәббәт баскычы

Көлке вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга, күңелдә якты өмет уятырга ярдәм итәр.

Мәхәббәт баскычы
Комедия
Без — кырык беренче ел балалары

“Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары”, — дип язган М. Мәһдиев үзенең әлеге әсәрендә.

Без — кырык беренче ел балалары
Повестьтән өзекләр
Сөй гомерне!

Бу спектакль халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 1907 елдан алып 1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм «Исемдә калганнар» (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелде.
Спектакльдә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелүе — Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә.

Сөй гомерне!
Шигъри драма
Күрәсем килгән иде…

Тапкан гына анамы, әллә төн йокыларын калдырып бакканы дамы?
Спектакльне карагач әлеге сорауга җавапны һәркем үзе табар.

Күрәсем килгән иде…
Мелодрама
Төш

Тере музыка, бихисап халык җырлары яңгыраган әлеге спектакль тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап эзли.

Төш
Мелодрама