Репертуар
2005 елда оешкан Ittifaq беренче татар рэп-төркеме җырларында татар яшьләренең ике буыны үсеп чыкты. Бумерлар урынына миллениаллар, миллениаллар урынына зумерлар килде. Хәзерге яшьләр нәрсә белән яши, нинди кыйммәтләрне һәм принципларны үз итә? Ittifaq төркеме җырлары яңгыраган «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасындагы вакыйгалар Казан шәһәре читендәге районнарының берсендә бара. Монда Афәринов криптовалюта, таткоиннар белән эш итә,…
-
19.03.2024
18:30 Билет алырга -
20.03.2024
18:30 Билет алырга -
30.03.2024
13:00 Билет алырга -
30.03.2024
17:00 Билет алырга -
12.04.2024
18:30 Билет алырга -
18.04.2024
18:30 Билет алырга
Мәдәни кеше булырга тырышып, Гаяз Исхакый комедиясенең төп герое Җан Баевич үзенең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртә: гаиләсеннән, шул исәптән балаларыннан, нәселеннән, туган теленнән һәм гореф-гадәтләрдән баш тарта, хәтта исемен заманчага үзгәртә. Ләкин төп геройның яңа тирәлеге, үз тамырларыннан баш тартуы аны мәдәниятле, белемле кеше итә алырмы? Гаяз Исхакый тарафыннан нәкъ 100 ел элек күтәрелгән милли…
-
28.03.2024
18:30 Билет алырга -
21.03.2024
10:00 Билет алырга -
21.03.2024
12:30 Билетлар калмады
Спектакльнең геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгәләр. Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталышы» дип кабул итмиләр. Күнегелгән гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Хәтта Гөлҗәннәт белән Фикус кавышырга да ниятлиләр. Тик кара күзлекле Рәхимҗан пәйда булгач кына вакыйгалар башка төс ала.
-
22.03.2024
18:30 Билет алырга -
26.04.2024
18:30 Билет алырга
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Республикасында беренче тапкыр, балалар һәм яшүсмерләр өчен, «Татар теле – сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес тәкъдим итә. Телебезне төрле алынмалардан, сленглардан арындырырга ярдәм итүче әлеге спектаклебез сәхнә теле ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләр арасында татар әдәби телендә дөрес итеп сөйләүне пропагандалау ниятеннән дөнья күрде.
-
22.03.2024
11:00 Билет алырга
Ике генә өе калган Җиләкле алан авылында тыныч, салмак кына тормыш кичергән өч картның дөньясына, мәхәббәтнең ни икәнен дә аңламаган Гөлия белән Роман бәреп керә. Яшьләрнең яшьлек җүләрлекләре, үпкәләшүләре, ярсулары Фаил картның күңеленә тия.
-
23.03.2024
17:00 Билет алырга -
03.04.2024
19:00 Билет алырга -
19.04.2024
14:00 Билет алырга -
13.04.2024
17:00 Билет алырга -
21.04.2024
17:00 Билет алырга
Спектакльдәге вакыйгалар кечкенә генә Камышлау шәһәрендә бара. Биредә барлык җитәкче вазыйфалар…
-
17.04.2024
19:00 Билет алырга
Төркиләрнең риваятьләре буенча, Ашина – әнисе үлгән малайны имезеп үстереп, нәселне, ыруны коткарган ана бүре. Тормыш кешене һәрчак сайлау алдына куя. Тик һәр карарың өчен кайчан да булса җавап бирергә туры киләчәк. “Ашина” спектаклендәге вакыйгалар тиздән су астында калачак утрауда бара.
-
16.04.2024
18:30 Билет алырга
Эпоста сәнгати формада татар халкының формалашу чоры тасфир ителә. «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә исә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята.
-
27.03.2024
18:30 Билет алырга
“Хан кызы Турандык” – Алтын хан (Альтоум) идарә иткән вакытта Кытайда яшәгән рәхимсез хан кызы Турандык (Турандот) турындагы спектакль. Император указы буенча, Турандыкның кулын сорап килгән һәр кеше дә кызның өч табышмагына җавап табарга тиеш. Юкса, ярәшергә килгән егетне үлем җәзасы көтә. Әмма Турандыкның матурлыгы белән сихерләнгән нугай татары шаһзадәсе Халәфне (Калаф) үлем җәзасы куркытмый.
-
02.04.2024
18:30 Билет алырга
Татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасындагы вакыйгаларны XX йөздән XXI гасырга күчереп, режиссер Илнур Гарифуллин, ирония һәм комедия аша XX йөздә формалашкан татар мәдәнияте үсешенә каршы чыгучылардан көлә. Татар классик драматургиясе үрнәгенең яңа куелышы исә консерваторларны, хәзерге татар сәнгатен кабул итмәүчеләрне фаш итә. 1908 елда язылган «Беренче театр» пьесасының сюжеты гади:…