90 СЕЗОН

array(0) { }
Татар теле – сәхнә теле
45 минут
Комедия
6+

Без – татарлар, телебез татар теле,
мөстәкыйль һәм камил тел ул.
К.Насыйри

 

Туган телне өйрәнү – бөек эш.
Яшәсен халык әдәбияты!
Яшәсен туган тел!
Г.Тукай

 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Республикасында беренче тапкыр, балалар һәм яшүсмерләр өчен, «Татар теле – сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес тәкъдим итә. Телебезне төрле алынмалардан, сленглардан арындырырга ярдәм итүче әлеге спектаклебез сәхнә теле ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләр арасында татар әдәби телендә дөрес итеп сөйләүне пропагандалау ниятеннән дөнья күрде.

«Татар теле – сәхнә теле» спектакле шулай ук укучыларны татарча камил сөйләшүче артистларыбыз белән якыннан таныштыру; шул рәвешле милли театр сәнгатенә кызыксыну уяту; яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә укытучыларыбызга булышу һәм яшүсмерләребезгә “Пушкин картасы”н файдалы кулланырга ярдәм итү максатыннан сәхнәләштерелде.

Спектакльне Венера Низамова алып бара.

Пьесаны рус теленә тәрҗемә итүче – Гөлназ Бәдретдин

Спектакльнең премьерасы 2023 елның  10 мартында булды.

Автор — Шамил ФӘРХЕТДИНОВ
Режиссер һәм рәссам — Камил ГАТАУЛЛИН
Хореограф — Илнур ГАРИФУЛЛИН
Ут кую буенча рәссам — Илдар ШАКИРОВ

Рольләрне башкаралар:

Билетлар: