93 сезон
ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ

ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСХАТ КЫЗЫ

Туу урыны

Гөлчәчәк Әсхат кызы Хафизова 1976 елның 6 июлендә Татарстан Республикасының Мөслим районы, Вәрәшбаш авылында туа.

Мактаулы исемнәр һәм бүләкләр

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2018)

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Рәхмәт хаты (2023)

Белем

Г.Ә. Хафизова, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

К. Тинчурин театрында

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлчәчәк Хафизова 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 3 нче курста укыганда, театрда иң беренче - П.Бомаршеның "Шаушулы көн, яки Фигароның өйләнүе" спектаклендә Фаншетта ролен башкара. 2019 нчы елда Т.Миңнуллинның "Нәзер" әсәре буенча куелган Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектаклендә уйный.