93 сезон

якындагы көннәр

27 сентябрь Як
16 октябрь Җм
20 ноябрь Җм
20 ноябрь Җм
6 октябрь Сш
7 октябрь Чш
14 октябрь Чш
23 октябрь Җм
5 ноябрь Пш
29 ноябрь Як

Билетлар турында белешер өчен +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз, яки karimkonkurs@mail.ru электрон почтасына языгыз.

спектакль турында

  • Премьера: 2026 елның 10 апреле
  • программа: Пушкин картасы
  • билет бәясе: 500 ₽ — 3000 ₽
3 сәгать (тәнәфес белән) · Драма · 12+

Шәриф Хөсәеновның моннан ярты гасыр элек язылган “Әни килде” пьесасы әниләр һәм балалар мөнәсәбәтендәге мәңгелек проблемаларны ача.

Гомерен балаларына багышлаган, аларның бәхете өчен барына да әзер булган ананың фаҗигасе нидә?! Балаларның үсеп үз юллары белән китүе табигый күренеш. Тик гомернең туктаусыз агышында үзләренә гомер биргән әниләрен онытулары аяныч… Сәяр, туганнарына әйтмичә, әнисенең хәер-фатыйхасын да алмыйча өйләнергә җыена, калган балаларның да үз мәшәкатьләре… Шушы ыгы-зыгыда, яшәү белән үлем арасында көрәшкән ана кирәксез бер “җиһазга” әверелә…

Әлеге пьеса – безнең гаеп-хаталарыбызны ничек бар шулай чагылдыручы рәхимсез көзге ул. Бу әсәр безне иң мөһим әйберләр хакында туктап уйланырга этәрә: буыннар арасындагы бәйләнеш, нинди генә хәлдә дә чын кеше булып калу, якыннарны исән вакытта кадерләп өлгерү…

Спектакльне Ләйсән Заһидуллина алып бара.

Спектакльнең премьерасы 2026 елның 10 апрелендә булды.

Автор — Шәриф ХӨСӘЕНОВ
Режиссер — Айдар ҖАББАРОВ
Рәссам — Булат ИБРАҺИМОВ
Ут кую буенча рәссам — Ольга ОКУЛОВА

14.04.2026 Ватаным Татарстан

Ана йөрәгенә бар да сыя... Тинчурин театры «Әни килде» спектаклен тәкъдим итте

Тулырак
Ана йөрәгенә бар да сыя... Тинчурин театры «Әни килде» спектаклен тәкъдим итте
13.04.2026 Сөембикә

«Әни килде»: ак әниләрнең балалары нигә җүнсез?

Тулырак
«Әни килде»: ак әниләрнең балалары нигә җүнсез?