Туу урыны
Алмаз Гыйлван улы Фәтхуллин 1976 елның 22 августында Татарстан Республикасының Теләче районы, Зур Мишә авылында туа.
Алмаз Гыйлван улы Фәтхуллин 1976 елның 22 августында Татарстан Республикасының Теләче районы, Зур Мишә авылында туа.
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2016)
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы (2022)
Социаль мәсьәләләр буенча Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының Рәхмәт хаты (2023)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2025)
А.Г. Фәтхуллин, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).
Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 2002 нче елда Төрки халыкларның VII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә, Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Хуҗа роле өчен, "Актерлык уңышы" номинациясендә җиңү яулый. 2009 нчы һәм 2019 нчы елда Республика дәүләт театрларының Театраль Сабан туенда Милли көрәш буенча Абсолют батыр кала һәм автомобиль белән бүләкләнә.
Спасибо за вашу оценку!
Ваше мнение очень важно для нас! Мы благодарны, что нашли время оценить качество нашего сервиса. Мы обязательно учтем ваши замечания и продолжим работать над тем, чтобы каждый ваш визит был незабываемым.
До новых встреч в Театре Тинчурина!
На главнуюСпасибо за ваш отзыв!
Ваше мнение важно для нас, и мы ценим, что вы нашли время поделиться своими впечатлениями. Мы обязательно учтем ваши замечания и будем работать над тем, чтобы каждый визит в наш театр был незабываемым.
До новых встреч в Театре Тинчурина!
На главную