спектакль турында
- Премьера: 2019 елның 29 ноябре
Без барасы юллар ерак, ерак,
Ерак киткән саен юл авыр!
Юк маяклар, адашуың бик тиз!
Гомер дигән бер юл болгавыр.
Дөньяда кеше күңеленнән дә тирән бай бер нәрсә дә юк! Адәм балалары узган гомерләренә төрле чакларда, төрле юллар белән әйләнеп кайталар!.. Мәңгелекнең кануннары шундый!..
Мирвәли дә кырык елдан соң үткәненә – туган авылы Карачурага кайтырга мәҗбүр була. Ләкин яшьлек дуамаллыгы белән авылын ташлап чыгып киткән Мирвәлине авылдашлары ничек каршы алыр? Кичерерме алар аны? Хатыны Шәмсегаянның васыятен үтәр өчен аңа кендек каны тамган туган туфракта өч аршын җир табылырмы?
Өч аршын җир… Азмы бу, әллә күпме?!
Күренекле әдип А.Гыйләҗевнең үлемсез әсәре буенча куелган әлеге спектакль Кеше, аның бәхете һәм яшәешенә бәйле фәлсәфи сорауларга җавап эзли.
Спектакльнең премьерасы 2019 елның 29 ноябрендә булды.
Авторы — Аяз Гыйләҗев
Режиссеры — Илгиз Зәйниев
Рәссамы — Геннадий Скоморохов
Композиторы — Эльмир Низамов
Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов
Сугыш сәхнәләрен куючы — Рөстәм Фәткуллин
Мирвәли — ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ, ХАФИЗОВ ИРЕК
актерлар