93 сезон

спектакль турында

  • Премьера: 2022 елның 29 октябре
60 минут · Әкият · 0+

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең нәни дусларына «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа әкият тәкъдим итә.

Көннәрнең берендә талантлы цирк җанварлары тормышында зур үзгәреш була. Чөнки аларны кара кайгыга салырлык көтелмәгән бер вакыйга килеп чыга.

Театр репертуарында урын алган, ачык төсләргә һәм бихисап фокусларга бай булган әкият, нигездә, дуслык, хыял һәм яхшылык кебек уңай сыйфат-төшенчәләр хакында сөйли. Балалар гына түгел, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә күңелле булачак әлеге әкият каһарманнары барысы да мавыктыргыч һәм ягымлы. Алар җырлыйлар да, бииләр дә, көлдерәләр дә.

Спектакльнең премьерасы 2022 елның 29 октябрендә булды.

Автор — ФӘРХЕТДИНОВ ШАМИЛ
Режиссер — Камил ГАТАУЛЛИН
Акробатик номерлар куючы — ГАРИФУЛЛИН ИЛНУР
Композитор — Гөлназ Закирова
Оркестр аранжировкасы — КАМАЛОВ ИЛЬЯС
Рәссам — Алия Гайнуллина
Хореограф — Александра Ельчанинова
Хормейстер — ХӘМЗИНА АЛИЯ