Билетлар турында белешер өчен +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз, яки karimkonkurs@mail.ru электрон почтасына языгыз.
якындагы даталар
спектакль турында
- Премьера: 2026 елның 5 марты
- программа:
- билет бәясе: 500 ₽ — 3000 ₽
Институтны тәмамлап, киләчәккә зур планнар корып, Казанны яулап алырга җыенган дүрт егет, ниһаять, диплом алалар. Алда – якты киләчәк, карьера, шәһәр тормышы дип уйлый алар… Тик язмышның үз планнары… Егетләр, үзләре дә аңламастан, диплом алганның икенче көнендә, шәһәр шаукымыннан, текә кафе-клублардан бик ерак булган, инде җир йөзеннән юкка чыгып баручы кечкенә генә бер авылда уяналар… Биредә гүя вакыт туктап калган, кешеләр узган гасырдан кебек, ә ир затлары бөтенләй юк… Бары тик хатын-кызлар гына… Бу авылга ничек килеп эләккәннәрен белгәннән соң, егетләргә кире шәһәргә кайтырга ярамаганлыгы ачыклана.
Шулай итеп, безнең егетләребезгә үзләренә бөтенләй ят булган дөньяда исән калу өчен көрәшергә генә түгел, ир-егетләрсез яшәргә күнеккән, көчле рухлы, кыю йөрәкле авыл кызлары белән дә уртак тел табырга туры килә…
Бу гади комедия генә түгел, ә шәһәр һәм авыл, хатын-кыз һәм ир-ат дөньясы бәрелешендә туган каршылыклар һәм хакыйкать турында тирән уйлану, нәтиҗәләр ясау. Әлеге спектакль гади генә бер очраклы хәлнең дә кеше тормышын төптән үзгәртә алуы, үзеңнең асылыңны эзләү, чын дуслык кадере, көтмәгәндә кабынган мәхәббәтнең көче һәм еш кына бәхет юлының бөтенләй уйламаган җирдә ачылуы хакында…
Спектакльне Альбина Мөхетдинова алып бара.
Пьесаны рус теленә тәрҗемә итүче – Резеда Гобәева.
Спектакльнең премьерасы 2026 елның 5 мартында булды.
Автор — Мансур Гыйләҗев
Режиссер — Айдар ҖАББАРОВ
Рәссам — Булат ИБРАҺИМОВ
Композитор — Азат ХӨСӘЕНОВ
Аранжировка — Илдар ХАРИСОВ
Хормейстер — Алия ХӘМЗИНА
Хореограф — Марсель НУРИЕВ
Ут кую буенча рәссам — Ольга ОКУЛОВА
Режиссер ассистентлары — Артем ПИСКУНОВ, Зөлфәт ЗАКИРОВ
актерлар