Билетлар турында белешер өчен +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз, яки karimkonkurs@mail.ru электрон почтасына языгыз.
якындагы көннәр
спектакль турында
- Премьера: 2025 елның 22 мае
- программа:
- билет бәясе: 500 ₽ — 3000 ₽
Карьера, уңыш һәм җәмгыятьтә танылу, матди байлык артыннан куып, хәзерге заман кешесе кайчак тормышында иң мөһим нәрсәләрне – гаиләсен һәм якыннарын оныта.
«Бәхет хакы» спектакленең төп герое, композитор, музыка театрына нигез салучы Зариф, мәхәббәтен, гаиләсен, балаларын, сәламәтлеген югалткач кына, үткән тормышы турында уйлана башлый. Ләкин гомеренең азагында язмыш аңа тагын бер мөмкинлек бирә. Зариф аннан файдаланырмы? Яшьлек хаталарын төзәтергә өлгерерме?
Спектакльне Луиза Харисова алып бара.
Спектакльнең премьерасы 2025 елның 22 маенда булды.
Автор — Халисә Мөдәррисова
Режиссер — Рамил Фазлыев
Сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Екатерина Горшкова
Композитор — Марат Әхмәтшин
Хореограф — Ләйсән Вәлиәхмәтова
Хормейстер — Алия Хәмзина
Ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров
актерлар