спектакль турында
- Премьера: 2018 елның 21 июне
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” әсәре моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, әле дә актуальлеген югалтмый. Комедия “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.
Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының бурычы икәнлеген искәртә.
Спектакльнең премьерасы 2018 елның 21 июнендә булды.
Драматургы — Туфан Миңнуллин
Режиссеры һәм сценография авторы — Рәшид Заһидуллин
Хормейстеры — Алия Хәмзина
Хореографы — Раушан Шәехов
актерлар