
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган «СЕЗНЕ ВАТАН ОНЫТМАС!» дип исемләнгән мелодрама тәкъдим итә. Спектакльнең нигезен Бөек Ватан сугы¬шы вакытында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларын¬да рядовой солдат булып хезмәт иткән күренекле язучы Әмирхан Еникиның «Бала», «Кем җырлады?», «Ана һәм кыз» хикәяләре тәшкил итә.
Шагыйрь Илдар Юзеев татар әдәбиятының горурлыгы булган Әмирхан Еникине «Күңел карурманнарының тургае» дип атаган. Шуңа да әдипнең мәктәп программаларында лаеклы урын алган өч хикәясе буенча эшләнгән әлеге спектакль берәүне дә битараф калдырмый. Ул сугыш китергән ачы хәсрәтнең, сугыш фаҗигасенең кеше тормышына ничек тәэсир итүен, халкыбыз күңелендәге яшәү көченең чиксезлеген, рухи куәтен тасвирлый.
Моннан тыш, «СЕЗНЕ ВАТАН ОНЫТМАС!» спектакле – яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре уятуга, яшүсмерләрдә туган телебезгә, туган илебезгә карата патриотик рух тәрбияләүгә ярдәм итә.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышлана.
Шамил Фәрхетдинов
Әмирхан Еники хикәяләре буенча
Спектакльне Ләйсән Вәлиәхмәтова алып бара.
Пьесаны рус теленә тәрҗемә итүче – Рәйханә Хәкимова.
Спектакльнең премьерасы 2025 елның 18 февралендә була.
Рольләрне башкаралар:
Билетлар: