Ул аның кранын төзәтә, ә ул исә аны, өметсезлектән аралап, аның тормышын көйли… Спектакльнең эчтәлеген кыскача әнә шулай тасвирлап булыр иде.
Ләкин барысы да алай гади генә түгел шул. Чөнки теләкләрне вакытында чынга ашырмаганда бар да катлаулана, чуалып бетә. Төп героиняның тормышында да бар да буталган. Урындыклар, ишек тоткалары, йозаклар ватылган, кран җимерелгән. Өстәвенә көнче ир белән гомер итүче ахирәте, аскы катта яшәүче шигырь җене кагылган күрше карты, бертуктаусыз шәһәр шау-шуы, ыгы-зыгысы аңа тынгылык бирми… Янәшәсендә ул көткән бердәнбер кешесе дә юк. Ләкин очраклы бер очрашу, һичшиксез, аның тормышын үзгәртәчәк. Моның өчен бары имеш-мимешләргә ышанмаска, ялгышмаска, сабыр итәргә һәм көтә белергә генә кирәк.
Бу комедия тормыш мәгънәсе, ялгызлык, үз-үзеңне эзләү һәм кешеләргә ышаныч турында.
Спектакльне Ләйсән Заһидуллина алып бара.
Пьесаны рус теленә тәрҗемә итүче – Резедә Фазлыева.
Спектакльнең премьерасы 2025 елның 4 сентябрендә булды.
Билетлар:
-
18.12.2025Билет алырга
18:30 -
28.12.2025Билет алырга
17:00 -
05.01.2026Билет алырга
12:00 -
05.01.2026Билет алырга
17:00 -
10.01.2026Билет алырга
17:00 -
29.01.2026Билет алырга
18:30