1 сәгать 30 минут
Трагикомедия
12+
Мәдәни кеше булырга тырышып, Гаяз Исхакый комедиясенең төп герое Җан Баевич үзенең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртә: гаиләсеннән, шул исәптән балаларыннан, нәселеннән, туган теленнән һәм гореф-гадәтләрдән баш тарта, хәтта исемен заманчага үзгәртә.
Ләкин төп геройның яңа тирәлеге, үз тамырларыннан баш тартуы аны мәдәниятле, белемле кеше итә алырмы?
Гаяз Исхакый тарафыннан нәкъ 100 ел элек күтәрелгән милли үзенчәлекне саклау проблемасы бүген исә яңа төсмерләр ала һәм ул тагын да актуальрәк яңгырый. Әйтик, Гаяз Исхакый фаразлаган, тагын 100 елдан соң булачак «Инкыйраз»га якынайдыкмы без?
Спектакльне Ләйсән Вәлиәхмәтова алып бара.
Спектакльнең премьерасы 2024 елның 31 гыйнварында булды.
Билетлар: