Күргәзмә театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. Тамашачы театрның төрле локацияләрендә урын алган афишалар аша театрның данлы үткәне, шулай ук Республиканың мәдәни мирас объекты булган бина тарихы белән таныша ала.
Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Пушкин картасы буенча уздырыла. Яшүсмерләр театр музее, тамаша залы, театр цехлары белән таныша ала. Әлеге экскурсия театрның гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияви учак, сихри бер дөнья икәнен аңларга мөмкинлек бирә.
Бакча балалары, 1-4 сыйныф укучылары өчен уздырыла. Нәни дусларыбызга театрның тылсымлы матур дөнья икәнлеген төшендерү күздә тотыла. Экскурсия барышында балаларны музей, тамаша залы белән таныштыру көтелә.
Туристлар, шәһәребез кунаклары, тамашачылар өчен уздырыла. Тамашачы театрның бай тарихы, шулай ук Республиканың мәдәни мирас объекты булган бина тарихы турында мәгълүмат ала. Театр буенча экскурсия барышында музей, тамаша залы, сәхнә арты серләре белән таныша.
Экскурсиягә килгән тамашачы бөек драматург, талантлы артист, күренекле режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты, нәсел шәҗәрәсе, гаиләсенең шәхси әйберләре белән таныша ала.
Экскурсия барышында катнашучылар театрның бай тарихы һәм бөек драматург, талантлы артист, күренекле режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты белән дә таныша алачаклар.