90 СЕЗОН

Махсус проектлар



ВолонТин

«ВолонТин» – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында волонтерлык эшчәнлегенә багышланган проект. Проектның максаты: театрда волонтерлыкны үстерү өчен шартлар тудыру, катнашучыларга үзләрен волонтер буларак күрсәтү мөмкинлеген бирү, чаралар оештырылганда волонтерларның ярдәм итүе, шәһәр мохитендә волонтерлык идеяләрен популярлаштыру. Теркәлү: Безнең театр волонтеры булу өчен, зинһар, әлеге форманы тутырыгыз. Волонтерлык эшчәнлеге   Проектның кураторы:…

Гаилә тарихы

Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Фестиваль-конкурста Татарстан Республикасының барлык мәктәп һәм гаилә театрлары катнаша ала. Әлеге фестиваль-конкурсны уздыру театрыбыз белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты ясый. Моннан тыш…

Алкыш

Лаборатория заманча һәм актуаль форматта татар телендә иҗат итүче милли драматургларыбызны барлау һәм театраль мәйданга тарту максатыннан оештырыла. Яңа формалар табу, жанрларга яңача караш театр сәнгате өлкәсендә һәрчак мөһим даими процесс.

Театр журналистлары клубы

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан “Театр журналистлары клубы” театр сәнгатен яктыртучы журналистларны барлау һәм үстерү максатыннан барлыкка килде. Әлеге проектның инициаторы – театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

“Могҗиза”

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша.

Театральная няня

“Театральная няня” – Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россия күләмендә дә иҗтимагый әһәмиятлелеге ягыннан уникаль проект. “Баланы кем белән калдырырга?” – бу сорау бик күп әти-әниләрне борчый. Безнең театрда махсус Тәрбияче эшли. Олылар спектакль караганда, балалар Тәрбияче апалары белән вакытны бик күңелле һәм файдалы уздыра! Безнең тамашачыларыбыз өчен әлеге хезмәт күрсәтү – бушлай! Яшь чикләве…

Театраль Сабантуй

Республика театрлары Сабан туе «театраль» дип аталса да, программада традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, милли көрәш.