Репертуар
Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерә. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар…

Татар әкиятләрендә көчлеләр түгел, ә зирәкләр һәм тапкырлар өстен чыга. «Асылкош» – гаҗәеп кош һәм китап укуга, гыйлемгә гашыйк ике бертуган турындагы әкият. Бервакыт алар уку белән мавыгып тылсымлы мәгарә эчендә кала һәм шуннан төрле маҗаралар башлана да инде. Әлеге әкият ни генә булса да биргән сүзеңдә торырга, вәгъдәңне үтәргә кирәклеген искәртә, дуслык һәм мәхәббәт,…

Баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының камера оркестры концертлар циклын тәкъдим итә. Әлеге концертларның иң мөһим тематик юнәлеше – татар профессионал музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең әсәрләрен кабат халыкка кайтару һәм популярлаштыру.


Ул бер-бер артлы хәлиткеч адымнар аша үткәннәргә кайта. Прокурор узган вакыйгаларның кабатланмавын һәм җинаятьченең җаваплылыктан качып котылмавын тели.
Ул шахмат тактасындагы фигураларны күчереп, дөреслеккә ирешү юлларын эзли. Чөнки әлеге уеннан Кара һәм Ак якларның бәрелеше генә түгел, ә Прокурор белән үтерүче арасындагы көрәш нәтиҗәсе ачыкланачак.
-
05.04.2023
18:30 Билет алырга

Йөрәгендә мәхәббәт давылы купкан Мөнәвәрә ике ут арасында кала. Инде нишләргә? Табигате белән коры, тупас ирен көтәргәме, әллә “гомер буе салкын кочакта туңып яшәгәнче, янып үлүем артык” дип, гүя күбәләктәй, утка ташланыргамы?
-
27.04.2023
18:30 Билет алырга

Әмма “йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” – ди бит, халык. Җәмгыятьтәге кайбер күренешләрне фаш иткән әлеге музыкаль спектакльдә төп геройга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм, билгеле инде, әти-әнисе ярдәмгә килә.
-
26.03.2023
17:00 Билет алырга -
23.04.2023
17:00 Билет алырга

