90 СЕЗОН

array(0) { }
Өч аршын җир
2 сәгать 30 минут
Драма
16+

Без барасы юллар ерак, ерак,

Ерак киткән саен юл авыр!

Юк маяклар, адашуың бик тиз!

Гомер дигән бер юл болгавыр.

Дөньяда кеше күңеленнән дә тирән бай бер нәрсә дә юк! Адәм балалары узган гомерләренә төрле чакларда, төрле юллар белән әйләнеп кайталар!.. Мәңгелекнең кануннары шундый!..

Мирвәли дә кырык елдан соң үткәненә – туган авылы Карачурага кайтырга мәҗбүр була. Ләкин яшьлек дуамаллыгы белән авылын ташлап чыгып киткән Мирвәлине авылдашлары ничек каршы алыр? Кичерерме алар аны? Хатыны Шәмсегаянның васыятен үтәр өчен аңа кендек каны тамган туган туфракта өч аршын җир табылырмы?

Өч аршын җир… Азмы бу, әллә күпме?!

Күренекле әдип А.Гыйләҗевнең үлемсез әсәре буенча куелган әлеге спектакль Кеше, аның бәхете һәм яшәешенә бәйле фәлсәфи сорауларга җавап эзли.

Спектакльнең премьерасы 2019 елның  29 ноябрендә булды.

Авторы — Аяз Гыйләҗев
Режиссеры — Илгиз Зәйниев
Рәссамы — Геннадий Скоморохов
Композиторы — Эльмир Низамов
Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов
Сугыш сәхнәләрен куючы — Рөстәм Фәткуллин

Рольләрне башкаралар:

Таифә карчык — ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА
Шәйхразый — МИФТАХОВ СӘЛИМ
Хәдичә — ХӘСӘНОВА ӘЛФИЯ
Поезд бригадиры, Беренче ир — ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ, ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ
Табиб, Икенче ир — БАЙНАЗАРОВ ИЛНУР
Шәрифҗан, Өченче ир — ФӘТХРАХМАНОВ АЙДАР, ХАФИЗОВ ИЛФАК
Проводница, Шәфкать туташы — МӨСӘЛЛӘМОВА АЙСЫЛУ
Фельдшер — ИБӘТУЛЛИНА ЛАНДЫШ
Мирвәлинең дусты — ЗИННӘТУЛЛИН БУЛАТ, НИКИТИН ЭДУАРД

Билетлар:

Өч аршын җир Өч аршын җир Өч аршын җир Өч аршын җир Өч аршын җир Өч аршын җир Өч аршын җир