90 СЕЗОН

array(0) { }
Хыялый
2 сәгать 10 минут
Лирик комедия
12+

Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яши. Тормышлары әйбәт, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, алар әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгән. Авылга яңа шәфкать туташы Йолдыз килү белән, бу парның көнитешләре бөтенләй үзгәрә. Өстәвенә, яшь авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка йортка кертә.

Спектакль тамашачыларны дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше белән җәлеп итәр. Бу маҗаралар безнең геройларны һәм тамашачыларыбызны да хыял дөньясында йөзәргә, тормышыбызны кадерләргә, ә иң мөһиме, аны сөю хисләреннән үрергә өйрәтәчәк.

Бу матур тарих көтелмәгән финалга китереп чыгарыр һәм беркемне дә битараф калдырмас. Хыял кошына күңелдә һәрчак урын табыла!!!

Спектакльнең премьерасы 2019 нчы елның 23 нче октябрендә булды.

Драматургы — Салават Әбүзәров
Режиссеры — Илшат Мөхетдинов
Костюм һәм декорацияләр буенча рәссамы — Илшат Вилданов
Пластика буенча хореографы — Алинә Мостаева
Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов
Хормейстеры — ХӘМЗИНА АЛИЯ
Баянчы — АХУНОВ АЛМАЗ
Спектакльдә — MUBAI (Илдар Мөбәрәкшин) җырлары кулланылды

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Хыялый Хыялый Хыялый Хыялый Хыялый Хыялый Хыялый