90 СЕЗОН

array(0) { }
Гомер буе сине көтәм
2 сәгать 15 минут
Мелодрама
16+

Офыклардан күзем алмыйм,

Ник килмисең һаман, иркәм?

Мин бит инде янып-көеп,

Гомер буе сине көтәм!..

Чын тормышны тасфирлаган «Гомер буе сине көтәм» спектакле – гомер буена сузылган сокландыргыч бер мәхәббәт тарихы.

Язмыш Әдиләне шактый сыный: бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Инде нишләргә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Ләкин төшенкелеккә бирелергә иртәрәк әле. Чөнки аның теләсә нинди авыр чакта да ярдәмгә ашыгучы, үзен шашып яратучы балачак дусты – Гаделе бар бит!

Гади китапханәче белән гади урманчы арасындагы саф, сагышлы мәхәббәт тарихы безне уйланырга да, елмаерга да мәҗбүр итә.

Спектакльнең премьерасы 2018 елның 22 маенда булды.

Драматургы — Илһам Гали
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Денис Денисов
Композиторы — Юрий Чаплин
Хормейстеры — ХӘМЗИНА АЛИЯ

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Гомер буе сине көтәм Гомер буе сине көтәм Гомер буе сине көтәм Гомер буе сине көтәм Гомер буе сине көтәм Гомер буе сине көтәм Гомер буе сине көтәм Гомер буе сине көтәм Гомер буе сине көтәм