90 СЕЗОН

array(0) { }
Акча бездә бер букча
2 сәгать 15 минут
Булган хәл
12+

Һәр кеше үз бәхете белән туа. Ләкин юк-барга алданып, ялтыравыклы буш нәрсәләргә кызыгып, кеше үзенең бәхетен югалтып яши. Үзенә язмаганны яуларга омтыла, нәтиҗәдә, гөнаһ юлына баса, һәлакәткә бер адым ясый. Барлык бәхетсезлекләр – бәхет эзләү нәтиҗәсе.

Көннәрнең берендә Мисхәт авариягә очраган машинадан зур юл сумкасына салынган акчаларны үзләштерә. Ике юл чатында калган Мисхәт кайсы юлны сайлар? Акчаларны хуҗасына кайтарырмы яки, гөнаһка чумып, үзендә калдырырмы?

Адәм баласының белеп яки белми кылган хатасы аның Гамәл дәфтәренә тиз генә язылмый, ди. Аңа хатасын танырга, янәшәңдә якын, кадерле, газиз кешең булу – үзе зур бәхет икәнлеген аңларга вакыт бирелә. Фәлсәфи уйлануларга бай әлеге спектакль әнә шул турыда бәян итә.

Спектакльнең премьерасы 2019 елның  24 декабрендә булды.

Авторы — Зөлфәт Хәким
Режиссеры — Лилия Әхмәтова
Рәссамы — Сергей Скоморохов
Композиторы — Риф Әхмәтов
Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Акча бездә бер букча Акча бездә бер букча Акча бездә бер букча Акча бездә бер букча Акча бездә бер букча Акча бездә бер букча Акча бездә бер букча