90 СЕЗОН

array(0) { }
Полиционер
2 сәгать 10 минут
Җырлы-биюле комедия
16+

«Полиционер» спектаклендәге вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара.

Исеме җисеменә туры килмәгән Идеал атлы участок милиционеры, переаттестация үтеп, полиция хезмәткәре буласы килә. Ләкин ул хокук саклау органнарында озак еллар эшләсә дә (лаеклы ялга бары бер ел гына калган!), отделда иң начар күрсәткечләр биргән участок милиционеры санала. Аның бер протоколы, бер ачылган җинаяте юк. Бер эше дә судка барып җитмәгән. Ә озакламый переаттестация! Әгәр дә тиз арада күрсәткечләрен яхшыртмаса, Идеалның бар хыялы челпәрәмә киләчәк…

Әмма “йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” – ди бит, халык. Җәмгыятьтәге кайбер күренешләрне фаш иткән әлеге музыкаль комедиядә төп геройга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм, билгеле инде, әти-әнисе ярдәмгә килә.

Спектакльнең премьерасы 2020 елның 19 ноябрендә булды.

Автор — Илгиз Зәйниев
Режиссёр — ИМАМЕТДИНОВ ТУФАН
Рәссам — Екатерина Галактионова
Композитор һәм дирижёр — КАМАЛОВ ИЛЬЯС
Хореограф — Марсель Нуриев
Ут кую буенча рәссам — Николай Романов

Рольләрне башкаралар:

Габделҗаббар — ХАРИСОВ ЗӨФӘР
Подполковник — ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ
Рәхимҗан — ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС
Җәмилә — ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ
Әюпов Р.Ф. — ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ
Спектакльдә — театр оркестры катнаша

Билетлар:

Полиционер Полиционер Полиционер Полиционер Полиционер Полиционер Полиционер