92 СЕЗОН

Репертуар

Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш! (экскурсия)

Экскурсиягә килгән тамашачыны кызыклы һәм онытылмаслык очрашу көтә. – Яңа сулыш өрелгән бина буенча сәяхәт ; – Театрның бай тарихы турында мәгълүмат алу; – Татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты, шәхси әйберләре белән танышу; – Театр яңалыклары, алдагы планнар белән таныштыру каралган. Татар телендә үткәрелә.

Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш! (экскурсия)
Экскурсия
«Кыз алу» йоласы

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан халкын һәм башкалабыз кунакларын бай мирасыбызны чагылдырган  «Кыз алу» йоласына чакыра. Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны тулаем туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә. Әлеге тамаша яңа…

«Кыз алу» йоласы
Интерактив уен
Оркестр буенча сәяхәт

Әлеге концертлар вакытында баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты И.Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркесты тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштыра, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүматлар китерелә, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен күренекле ватан һәм чит ил композиторлары әсәрләре мисалында күрсәтәләр. Концертлар циклының яшь буенча чикләүләре юк, репертуары һәм хикәяләү стиле…

Оркестр буенча сәяхәт
Экскурсия
Батырлык үрнәге (экскурсия)

Яңа проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыкларына багышлана. Экскурсиянең максаты – милли горурлык, тарих һәм традицияләргә, мәдәният кыйммәтләренә хөрмәт хисе тәрбияләү. Киләчәк буыннарның төп бурычы – Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи истәлекне саклау, җиңүдә катнашкан бер генә артистны да онытмау, батырлыклары өчен свода катнашучыларга, сугыш һәм…

Батырлык үрнәге (экскурсия)
Экскурсия
Ай-ли, замана…

Кәрим Тинчурин театры каршында уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе, чираттагы иҗат сезоны ябылу уңаеннан, «Ай-ли, замана…» дип исемләнгән театраль тамаша тәкъдим итә. Шунысы үзенчәлекле: гаилә елы кысаларында әзерләнгән әлеге гаилә тамашасында студиянең яшь артитлары белән бергә аларның әти-әниләре дә катнаша. Авыл. Җәйге матур кич. Капка төбендә әбиләр-бабайлар кич утыралар. Алар…

Ай-ли, замана…
Театраль тамаша