Репертуар

Шүрәле-online

Төрле тылсым һәм могҗизалар, уен-көлке һәм җыр-биюләр белән сугарылган әлеге әкият нәниләр күңелендә Туган җиргә, Туган телгә, Китапка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итәр. Шул ук вакытта балаларга Дуслык, Изгелек, Яхшылык кебек уңай төшенчәләр хакында кабат искәртер.

Шүрәле-online
Әкият
Али баба һәм өч карак

“Али баба һәм өч карак” әкияте театрыбыз сәхнәсендә иң озак уйналган спектакльләребезнең берсе (1998 ел). Әлеге серле шәрек әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән бу могҗизалы балалар спектакле җыр- биюләр, уен- көлке, маҗаралар белән сугарылган. Шуңа да ул балаларга да, олыларга да бердәй кызыклы.

Али баба һәм өч карак
Әкият
Гашыйклар тавы

Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр Мөнирә белән Сәет “Гашыйклар тавы” дип аталган серле урында мәхәббәтләрен ВӘГЪДӘ белән беркетәләр. Ләкин үз вәгъдәсен бозучыны “Гашыйклар тавы” гафу итәрме?..

Гашыйклар тавы
Музыкаль хикәя
Назлы кияү

Яшь, әмма буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрү хәбәрен ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы- күзле итәргә теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Һәм “яңа дусларның” мәкерле планы инде тормышка ашам дигәндә генә, бер көтелмәгән сәбәп аркасында, бар да чәлпәрәмә килә. Чөнки әлеге явыз ниятләргә каршы торучы төп көч- чын МӘХӘББӘТ…

Назлы кияү
Җырлы-биюле комедия
Туй алдыннан

Рафаэль, Әдилә белән булачак туе алдыннан, үзенең иң якын дусты Маратны очрата. Тик дустының кәләше, Маратның берничә еллар инде йөрәк түрендә йөрткән беренче мәхәббәте булып чыгуы язмыш шаяруымы, әллә тәкъдирме? Кайсын сайларга? Күптәнге дуслыкнымы, әллә инде һаман да сүрелмәгән мәхәббәтнеме?..

Туй алдыннан
Моңсу комедия
Кияүләр

Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән!(дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк.) Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби — бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк…

Кияүләр
Җырлы-биюле комедия
Сүнгән йолдызлар

1914 ел. Вакыт һәм тарихи вакыйгалар кеше тормышларын җимергәндә, бар җирдә котылгысызлык һәм явыз тәкъдир хакимлек иткәндә, халык язмышлары күптән хәл ителеп куелганда — азак котылгысыз… Һәм бары тик көчле, эчкерсез, тирән Мәхәббәт кенә Үлемне дә җиңәргә сәләтле…

Сүнгән йолдызлар
Музыкаль трагедия
Мәхәббәт баскычы

Көлке вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга, күңелдә якты өмет уятырга ярдәм итәр.

Мәхәббәт баскычы
Комедия
Без — кырык беренче ел балалары

“Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары”, — дип язган М. Мәһдиев үзенең әлеге әсәрендә.

Без — кырык беренче ел балалары
Повестьтән өзекләр
Сөй гомерне!

Бу спектакль халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 1907 елдан алып 1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм «Исемдә калганнар» (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелде.
Спектакльдә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелүе — Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә.

Сөй гомерне!
Шигъри драма