90 СЕЗОН

array(0) { }
Мәхәббәт баскычы
2 сәгать 10 минут
Комедия
6+

 “Мәхәббәт баскычы” комедиясе – әсәрнең бар мәгънәсе исемендә үк чагылган спектакль.  Ул барыбызга да яхшы таныш булган, күңелләргә хуш килгән яхшы белән бик яхшылар арасындагы каршылыкка корылган сәвит кинокомедияләре рухында эшләнгән заман тамашасы. Биредә уйлап чыгарылган бер генә нәрсә дә юк. Барысы да тормышның үзеннән алынган.

Гадәти хәл: бер-берсен сөйгән егет белән кыз, әти-әниләренә әйтеп торуны кирәк дип тапмыйча, ЗАГСка гариза илтмәкчеләр. Әлеге хәбәр яшен тизлеге белән таралып та өлгерә. Шулай ук ул яшьләрнең әти-әниләренә дә ишетелә. Нәтиҗәдә, нәкъ Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сындагы кебек үк, гашыйклар һәм аларның бәхетенә кырау булып төшәргә әзер торучылар арасында төрле көлке хәлләр, аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Ләкин, бәхеткә күрә, безнең тамашада барысы да яхшы тәмамлана. Яшьләр үзләре генә кавышып калмыйлар, алар башка гашыйк җаннарны да бергә кушарга  булышалар.

 Көлке вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга, күңелдә якты өмет уятырга ярдәм итәр.

Спектакльнең премьерасы 2010 елның 24 мартында булды.

Драматургы — ФӘРХЕТДИНОВ ШАМИЛ
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Роман Моров
Композиторы һәм аранжировка авторы — Чыңгыз Абызов

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Мәхәббәт баскычы Мәхәббәт баскычы Мәхәббәт баскычы Мәхәббәт баскычы Мәхәббәт баскычы Мәхәббәт баскычы Мәхәббәт баскычы Мәхәббәт баскычы