90 СЕЗОН

array(0) { }
Беренче мәхәббәт
2 сәгать 10 минут
Тылсымлы комедия
6+

Беренче мәхәббәт- ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәрбер кеше дә шушы татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна.

Спектакль каһарманнары да әлеге ләззәтле сөюдән читтә калмый. Бер-берсен өзелеп сөйгән егет белән кыз кавышырга ниятлиләр. Шул уңайдан әти- әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин шулчак көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икән ләбаса!  Нәтиҗәдә вакыйгалар куера, кискен борылыш ала. Бу хәлләргә кисәк пәйда булган серле зат- мәхәббәт илчесе генә тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгын, һәркемгә дә мәхәббәт күкләрдә язылганын яхшы белә.

Әлеге көлкеле һәм кызыклы вакыйгалар барлык тамашачыларның да гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләрен хәтерләрендә яңартыр.

Спектакльнең премьерасы 2016 елның 24 маенда булды.

Драматургы — Илһам Гали
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Булат Ибраһимов
Композиторы — Эльмира Галимова
Хореографы — Никита Жестков

Рольләрне башкаралар:

Радик Маратович — ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ
Камилә Әхәтовна — НӘҖМИЕВА МИЛӘҮШӘ
Мәхәббәт илчесе — ПИСКУНОВ АРТЕМ

Билетлар:

Беренче мәхәббәт Беренче мәхәббәт Беренче мәхәббәт Беренче мәхәббәт Беренче мәхәббәт Беренче мәхәббәт Беренче мәхәббәт Беренче мәхәббәт