Рус теленә тәрҗемә
Спектакль татар телендә. Рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән
6+
Кара пулат
спектакль турында
- Премьера: 2022 елның 12 августы
1 сәгать 20 минут · Музыкаль әсәр · 6+
Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята.
Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерә. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый.
Янгын тәмам… Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак киемнән хан кызы пәйда була…
Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.
P.S. Кара пулат — Болгардагы XIV нче гасыр урталарында төзелгән бина. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән.
Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны булган. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хөкем ителгән кешеләрне ябып тотканнар.
Спектакльнең премьерасы 2022 елның 12 августында булды.
Либретто авторы — Ренат Харис
Композиторы — Эльмир Низамов
Продюсер — МӨСӘГЫЙТОВ ФӘНИС
Режиссер — Георгий КОВТУН
Рәссам — Владимир САМОХИН
Костюмнар буенча рәссам — Әсәл ИСМӘГЫЙЛЕВА
Балетмейстер — Фәнис ИСМӘГЫЙЛЕВ
Дирижер — КАМАЛОВ ИЛЬЯС
Хормейстер — Динә ВЕНЕДИКТОВА
Концертмейстер — Айгөл ЗӘЙНУЛЛИНА

актерлар
ЗАКИРОВ ЗӨЛФӘТ ХӘЙДӘР УЛЫ
Нәргизәнең дус кызлары һәм Аксак Тимернең сугышчылары:
ХАРИСОВ ЗӨФӘР НАЗЫЙМ УЛЫ
Чичән