90 СЕЗОН

array(0) { }
Мәдинә
1 сәгать 40 минут
Гыйбрәтле хәл
12+

Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә” фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берләрен яраталар, әмма, байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагы. Әмма “Мәдинә” әсәрендә персонажлар үзләрен лирик яссылыкта түгел, фәлсәфи яссылыкта тоемлыйлар. Гөнаһ, ант, язмыш – төшенчәләре алар өчен буш, гадәт буенча гына әйтелә торган сүзләр түгел, ә чынбарлык. Биредә каһарманнарның күңелендә адәми (намус, иман) һәм кыргый (җенси дәрт) башлангычлары көрәшә. Һәм бу көрәш шигырь югарылыгына менеп (әсәр ак шигырь белән иҗат ителгән), каһарманнарны аз гына да аямыйча, язмыш хөкеменә ташлый. Автор бу әсәрдә Кешене – Аллаһы Тәгалә тарафыннан булдырылган һәм билгеле бер гармониягә салынган зат итеп өйрәнә. Һәм шул гармония җимерелеп (динсезлек), кыргый дәртнең кеше күңелендә өстенлек алуын, автор тормышыбызда очраган күп фаҗигаләрнең башлангычы итеп кабул итә.

Спектакль тәнәфессез бара.

Режиссер — Илгиз ЗӘЙНИЕВ
Рәссам — Геннадий СКОМОРОХОВ
Композитор — Эльмир НИЗАМОВ
Әсәрне рус теленә тәрҗемә итүче — БӘДРЕТДИНОВА ГӨЛНАЗ
Ут кую буенча рәссам — ШАКИРОВ ИЛДАР

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Мәдинә Мәдинә Мәдинә Мәдинә Мәдинә Мәдинә Мәдинә Мәдинә Мәдинә Мәдинә Мәдинә Мәдинә