90 СЕЗОН

array(0) { }
Җилкәнсезләр
2 сәгать
Интерактив спектакль
12+

«Җилкәнсезләр» – татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның иң мәшһүр пьесасы. Әсәр 1910-1925 нче елларда Россия җәмгыятендә тектоник үзгәрешләр чорында татар буржуазиясе һәм интеллигенциясе тормышын яктырта, шул ук вакытта революцион чорның тарихи гаделсезлеге темасын күтәрә. 1926 нчы елда сатирик комедия жанрында язылган әлеге пьеса бүген драматик характер ала, милли үзенчәлек һәм татар милләтенең үсеш юлын сайлау проблемаларына кагыла.

Спектакль сәүдәгәр Нуретдин гаиләсе мисалында илдә бара торган үзгәрешләрнең татар җәмгыятендәге элек-электән килгән яшәү рәвешен генә түгел, ә тулы гаиләләрнең тормышын да җимерергә сәләтле икәнлеген тасвирлый. Нәтиҗәдә гаилә тарих өчен эксперименталь мәйданчык булып кына кала. Һәм ул гүя лабораториядәге кебек иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең ничек итеп гаилә эченә үтеп керүен күзәтә.

«Җилкәнсезләр» интерактив спектакле тамашачыларны артистлар белән бергә, чын мәгънәсендә үзгәрешләр боҗрасында бөтереп, революцион үзгәртеп корулар чорына алып китәчәк.

Спектакльне тамашачылар сәхнәдә утырып караячак. Билетлар саны чикле.

Спектакль барышында төтен чырагыч машина кулланылачак.

Режиссер — Туфан ИМАМЕТДИНОВ
Рәссам — Лилия ИМАМЕТДИНОВА
Композитор — Ильяс КАМАЛ
Ут кую буенча рәссам — Илдар ШАКИРОВ
Костюмнар буенча рәссам — Алия ГАЙНУЛЛИНА

Рольләрне башкаралар:

Батырхан — ПИСКУНОВ АРТЕМ
Нуретдин — ХАФИЗОВ ИРЕК
Дилбәр — ХӘСӘНОВА ӘДИЛӘ
Зәйнетдин — ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ
Мисбах Хаҗи — ХАРИСОВ ЗӨФӘР
Сәхипгәрәй — ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ

Билетлар:

Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр Җилкәнсезләр