
1 сәгать 40 минут
Мистик драма
12+
Без иптәш Сталинны кылган эшләре өчен каһәрләп дөрес эшлибез. Ә шулай да әйтегез әле, дүрт миллион доносны кем язган?
Сергей Довлатов.
Төркиләрнең риваятьләре буенча, Ашина – әнисе үлгән малайны имезеп үстереп, нәселне, ыруны коткарган ана бүре. Тормыш кешене һәрчак сайлау алдына куя. Тик һәр карарың өчен кайчан да булса җавап бирергә туры киләчәк. “Ашина” спектаклендәге вакыйгалар тиздән су астында калачак утрауда бара. Геройларның үзара мөнәсәбәтләре катлаулы. Алар еллар буе үзләренең хисләрен күңелнең тирән чоңгылларына яшереп, ә кайберләре көнчелек һәм мәкерлекләрен күрсәтми яши. Еллар буе күңел түрендә яшереп килгән серләре бүген ачылачак.
Билетлар:
Автор —
Ркаил Зәйдулла
Режиссер —
Илсур Казакбаев
Рәссам —
Сулпан Азаматова
Хореограф —
Ольга Даукаева
Ут кую буенча рәссам —
Илдар ШАКИРОВ
Әсәрне рус теленә тәрҗемә итүче —
БӘДРЕТДИНОВА ГӨЛНАЗ
РОЛЬЛӘРНЕ БАШКАРАЛАР:
Ашина —
НӘҮМӘТОВА ГӨЛНАЗ
Ибраһим —
ЗАКИРОВ ЗӨЛФӘТ
Хәмдүнә —
МӨСӘЛЛӘМОВА АЙСЫЛУ
Мирза —
ХӘСӘНОВА ӘДИЛӘ
Мөхәммәтвагыйз —
Айзат ЗАКИРОВ
Римма —
СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ
Сабах —
ХӘБИБУЛЛИН САЛАВАТ
Сәхәү —
ХАФИЗОВ ИЛФАК