93 сезон

Якындагы көннәр

18 декабрь Җм
20 декабрь Як
22 декабрь Сш
24 декабрь Пш
25 декабрь Җм

Билет сатып алу сораулары буенча +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз

Спектакль турында

Юкҗир— могҗизалар дөньясымы, әллә куркыныч тозакмы?

Вендига нибары унике генә, әмма ул инде яңадан могҗизаларга ышанып, өметеңне өзгәнче, тизрәк үсеп җитү яхшырак дигән карарга килә.
Бер көнне аның әтисе югалгач, әнисенә тормышны үзенә тартырга, балаларны аякка бастыру өчен көне-төне эшләргә туры килә. Аңа таяныч булырга тырышучы Венди, тормышы авырлыкларын да үзе хәл итәргә өйрәнә. Шулай да ул әтисен көтүен дәвам итә, аның кайтачагына ышана.

Питер Пэн белән танышкач, Вендиның дөньясы асты өскә килә. Бу малай гаҗәеп фокуслар күрсәтә, шаккаттыра һәм иң ышанмаслык нәрсәләрнең дә чынга аша алуына ышандыра белә.
Бер төндә яңа танышы Питер, Венди яшәүче фатирының тәрәзәсеннән кереп, аны югалган әйберләр, һәм хәтта югалган кешеләр дә эләгә торган серле илгә – Юкжиргә алып китә. Анда кызны феялар, пиратлар һәм гаҗәеп маҗаралар көтә. Әмма Венди  сәяхәтенең төп максаты – әтисен табу. Кем белә, бу юлда аңа тагын нинди серләр ачылыр...

Юкҗир чынлыкта нәрсә ул – могҗизалар дөньясымы, әллә куркыныч тозакмы? Питер Пэн Вендига мәңгелек балачак бүләк итәргә тели, тик ул аны өенә җибәрергә әзерме соң? Ә Питер Пэнның явыз дошманы Капитан Крюк чыннан да шундый куркынычмы?
Кайсысын сайларга: үсеп, өлкәннәр дөньясына аяк басаргамы,әллә мәңгегә бала булып калыргамы?

Бу әкият югалган балачак, могҗизага ышану һәм үз юлыңны сайлау турында.
Маҗара гадәти дөнья тәмамланган урында башлана. Иң мөһиме – өйгә кайту юлын онытмау.