Билетлар турында белешер өчен +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз, яки karimkonkurs@mail.ru электрон почтасына языгыз.
якындагы көннәр
спектакль турында
- Премьера: 2026 елның 23 гыйнвары
- программа:
- билет бәясе: 500 ₽ — 3000 ₽
«Ал яулыклы язмышым» — адашкан мәхәббәт тарихын бәян итә. Ирекле яшәгән, гомере тәгәрмәч өстендә узган шофер Ильяс көннәрнең берендә ягымлы, саф күңелле Әсәлне очрата. Аларның мәхәббәте чын һәм нык булып тоела. Янәшәдә генә йорт, гаилә, бала… Әмма тормыш катлаулырак булып чыга. Шикләнүләр, йомшаклык, хата һәм ялгыш ясаган адым барысының да язмышын үзгәртә.
Бу спектакль кадерен белмәсәң, бәхетнең ничек тиз җимерелүе, йөрәге яраланганда да көчле булып кала алган хатын-кыз, нәрсә югалтканын соңыннан гына аңлаган ир-ат һәм беркайчан да юкка чыкмый торган мәхәббәт турында.
Тамашачыларны үзебезнең хисләребез, хаталарыбыз һәм өметләребез турындагы гадел, күңелне нечкәртә торган һәм бик тә кешелекле тарих көтә.
Спектакльне Ләйсән Заһидуллина алып бара.
Спектакльнең премьерасы 2026 елның 23 гыйнварында булды.
Автор — Чыңгыз Айтматов
Инсценировка авторы, режиссер — Айдар ҖАББАРОВ
Татар теленә тәрҗемә — Резеда ГОБӘЕВА
Рәссам — Булат ИБРАҺИМОВ
Хореограф — Марат КАЗЫЙХАНОВ
Видеограф — Игорь ДОМАШКЕВИЧ
Ут кую буенча рәссам — Ольга ОКУЛОВА