93 сезон

якындагы көннәр

24 сентябрь Пш
1 октябрь Пш
20 октябрь Сш
21 октябрь Чш
4 ноябрь Чш
15 ноябрь Як

Билетлар турында белешер өчен +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз, яки karimkonkurs@mail.ru электрон почтасына языгыз.

спектакль турында

  • Премьера: 2025 елның 22 октябре
  • программа: Пушкин картасы
  • билет бәясе: 500 ₽ — 3000 ₽
3 сәгать 40 минут (тәнәфес белән) · Дуслык, мәхәббәт һәм хыял турында мюзикл · 6+

Хыяллар кешегә канат куя, диләр. Авылдан Казанга килгән хыялый төзүче егет Хәйдәр дә үз йолдызын табар өчен шул канатларда очарга әзер. Ул йолдызларга гашыйк, күңеле гел күккә ашкына. Бер көнне шәһәр утлары арасында ул Мәскәүдән килгән яшь рәссам Чулпан белән очраша һәм шул мизгелдә Хәйдәрнең күңел йолдызлары мәхәббәт булып кабына.

«Хыял артыннан» дуслык, саф мәхәббәт һәм кешене алга этәрүче хыял көче турында заманча музыкаль спектакль. Сәхнәдә онытылмас 60 нчы еллар җырлары, дәртле биюләр, ихлас юмор һәм йөрәк кылларын тибрәтерлек драматик мизгелләр бергә үрелә һәм үзенчәлекле атмосфера тудыра. Яшьлек дәрте белән сугарылган бу тамаша сезне дә хыял канатларында очарга илһамландырыр.

Спектакльне Альбина Мөхетдинова алып бара.

Пьесаны рус теленә тәрҗемә итүче – Резеда Гобәева.

Спектакльнең премьерасы 2025 елның 22 октябрендә булды.

Автор — Резеда Гобәева
Режиссер — Айдар ҖАББАРОВ
Рәссам — Булат ИБРАҺИМОВ
Аранжировка — Ильяс КАМАЛ
Ут кую буенча рәссам — Ольга ОКУЛОВА
Хореограф — Айрат БАҺАВЕТДИНОВ, Лилия БАҺАВЕТДИНОВА
Видеорәссам — Игорь ДОМАШКЕВИЧ
Хормейстер — Алия ХӘМЗИНА

актерлар

29.10.2025 Ватаным Татарстан

Хыял артыннан: яңа бина, яңа сәхнә, яңа баш режиссер яңа тамашачы көтә

Тулырак
Хыял артыннан: яңа бина, яңа сәхнә, яңа баш режиссер яңа тамашачы көтә
24.10.2025 Сөембикә

Тинчуринлылар хыяллары артыннан барырга чыкты

Тулырак
Тинчуринлылар хыяллары артыннан барырга чыкты