93 сезон

«ЕлМай» театрның сәхнә ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады

  «ЕлМай» театрның сәхнә ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады
01.10.2026
«ЕлМай» театрның сәхнә ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «ЕлМай» сөт комбинаты вәкилләре безнең театрга килделәр. Визитның максаты — театрыбызның күркәм традицияләрен күз карасы кебек саклаучы, яшь артистларыбызны иҗатка рухландыручы өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләү иде.
Кунаклар сәхнә ветераннары белән аралашты, аларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады һәм комбинат исеменнән тәмле бүләкләр тапшырды. Очрашу өлкәннәребезгә чиксез хөрмәт һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен зур рәхмәт белдерү атмосферасында узды.
Без дә үз чиратыбызда «ЕлМай» сөт комбинаты хезмәткәрләренә  әлеге күркәм гамәлләре, өлкәннәребезгә карата булган игътибарлары өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Сәхнә ветераннарыбызга исә киләчәктә дә сәламәтлек, рух ныклыгы һәм иминлек юлдаш булсын!

барлык хәбәрләр

01.10.2026

Тинчурин театрында композитор Сафьян Ибраһимовның хәтер кичәсе узды

укырга
В театре Тинчурина прошел вечер памяти композитора Сафьяна Ибрагимова