Яңалыклар

“WorldSkills”стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты башлануга 10 көн калды!

WorldSkills International (“Ворлдскиллс”) стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты 22-27 нче август көннәрендә Казанда уза һәм барлыгы 56 компетенциядә ярышучы, 66 илдән килгән яшь профессионалларны җыячак. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, WorldSkills International (“Ворлдскиллс”) стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты һәм Республика көне уңаеннан, яраткан тамашачыларына һәм шәһәребез кунакларына иң…

Киләсе атнада узачак Театраль Сабан туе хакында кызыклы ун факт (“Шәһри Казан”, автор – Лилия Минсафина)

17 август көнне Теләче районында театраль Сабан туе узачак. “Шәһри Казан” хәбәрчесе әлеге бәйрәмгә кагылышлы кызыклы фактларны туплады. 1. Быел бәйрәм уникенче тапкыр узачак. Ул Кәрим Тинчурин театры инициативасы белән, республика Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый. Беренчесе Әлдермеш авылында уздырылган. 2. Берничә ел ул “Нәүрүз” төрки телле театрлар фестиваленең ябылу тантанасы…

Театраль Сабан туенда көрәш батырына быел да машина куела (“Татар-информ”, автор – Рузилә Мөхәммәтова, 07.08.19)

  Театраль Сабан туе 17 августта Теләче районында үткәрелә. Театраль Сабан туенда көрәш батырына быел да машина куелачак. Бу хакта Республика театраль Сабан туеның төп оештыручыларының берсе – Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте. Быел Татарстан театрлары Сабан туе Теләче районы чакыруы буенча шушы районда үткәрелә. Аның көне 17 август дип билгеләнгән. Оештыручылар —…

“Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы кунагы Зөлфия Вәлиева (6.08.19)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Зөлфия ханым, 17 нче август, 11:00 сәгатьтә, Теләче районы Сабантуй мәйданында узачак XII Театраль Сабантуйның үзенчәлекләре турында телевизор караучылар белән уртаклашты!!! («Хәерле көн, Татарстан!» 6.08.19)

Котлыйбыз!!!

Бүген, 6 августта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы ИБӘТУЛЛИНА ЛАНДЫШ ИЛДАР кызының туган көне!!! Кадерле Ландыш Илдаровна, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

“Нәзер” (“Сәхнә” журналы, автор – Әлфәт Закирҗанов, №7)

Агымдагы елның июнь аенда Ленин исемендәге Мәдәният сараенда К.Тинчурин театры артистлары тарафыннан Т.Миңнуллин пьесасы буенча «Нәзер» спектакле куелды. Ул бер төркем энтузиастлар тарафыннан театрдан тыш әзерләнүе, иҗат төркеменең вакытлыча җыелуы белән үзенчәлекле иде. Түбәндә әлеге проектның оешуы һәм спектакль турында сүз алып барабыз. Артист — иҗат кешесе, ул сәхнәдә уйнамыйча, тамашачы белән аралашмыйча яши алмый. Үзен сәнгатькә багышлаган һәр кеше бары…

XII Республикакүләм Театраль Сабантуйга рәхим итегез!!!

17 нче август, 11:00 сәгатьтә, Теләче районы Сабантуй мәйданында XII Театраль Сабантуй уздырыла. Сәнгать әһелләре кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш кебек традицион уеннар белән беррәттән, бию марафоны, эстафета кебек үзенчәлекле ярышларда көч сынашачак. Оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм…

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез!!!

Бүген, 17 нче июльдә, Татарстанның халык артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызының туган көне. Әгәр исән булса, бүген аңа 66 яшь тулган булыр иде… Тәслимә ханым 2018 нче елның 13 нче октябрендә арабыздан китеп барды. Ул башкарган санап бетергесез рольләр халык хәтереннән югалырлык түгел. Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артисткабызның рухы шат булсын! Тәслимә…

Август аена афиша!!!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, WorldSkills International («Ворлдскиллс») стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты һәм Республика көне уңаеннан, Казан тамашачысына һәм килгән кунакларга үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк!!! ☎ Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/

Котлыйбыз!!!

Бүген, 6 июльдә, Татарстанның атказанган артисткасы ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСГАТ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Гөлчәчәк Әсгатовна, Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!