Яңалыклар

Тинчуринлылар Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды

15 сентябрь, традиция буенча, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим ага Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды. Быел аның тууына 132 ел. Чара Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин тарафыннан, Кәрим ага рухына дога кылудан башланып китте. Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов шулай ук әлеге чарада катнашты: “Кәрим Тинчурин татар…

86 нчы сезон ачылышына рәхим итегез!!!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 18 сентябрь 86 нчы сезонын ача! Рәхим итегез!!! Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1001

Тинчуринлылар ТАССРның атказанган артисткасы Назлыгөл Латыйпованы искә алды

11 нче сентябрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы ТАССРның атказанган артисткасы Латыйпова Назлыгөл Котдус кызының каберен зиярәт кылды. Назлыгөл Котдусовнаның туган ягы – Әтнә районында, аның рухына, Зөфәр Харисов тарафыннан, Коръән аятьләре укылды, каберенә чәчәкләр салынды. Музей мөдире Розалия ханым Чабатова артистканың тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, Зөләйха Хәкимҗанова, Әлфия Хәсәнова…

Котлыйбыз!!!

Бүген, 12 сентябрьдә, Татарстанның атказанган артисткасы МӘХМҮТОВА ЛИЛИЯ ХӘЛИЛ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Лилия Хәлиловна, Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

86 нчы сезон ачылышына рәхим итегез!!!

Яраткан тамашачыларыбыз!!! 18 нче сентябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 86 нчы сезонын «Башмагым JAZZ» премьерасы белән ача! “Башмагым JAZZ” спектакле дөньядагы иң бөек – Сөю хисенең бар байлыклардан өстен булуына тамашачыны кабат инандырыр. Җыр-бию, көлкеле вакыйгаларга бай булуы белән һәркемнең күңеленә хуш килер. Байлык колы булып яшәгәнче, мәхәббәт колы булуың мең…

Тинчурин театры бәйрәм ялларына чакыра!!!

15 нче сентябрь, сәгать 12:00 дә, Тинчурин исемендәге паркта (Татарстан һәм Тинчурин урамнары чаты) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 86 нчы сезон ачылышы уңаеннан, МБУ “Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе” белән берлектә, “Мәдәни мохит” (“Культурная среда”) җәйге программасы нигезендә, театраль тамаша тәкъдим итәчәк. Программада: нәни тамашачыларыбызның яраткан “Шүрәле online” спектакленнән өзек, талантлы…

Аксенов-фест 2019

11-15 нче сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XIII әдәби-музыкаль “Аксенов-фест 2019” фестивале узачак. Фестивальнең программасында Россиянең күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, композиторлар, музыкантлар, кинорежиссерлар, рәссамнар белән очрашулар, кызыклы мастер-класслар көтелә. Әлеге фестивальнең төп традициясе – “Звездный билет” Халыкара премия тапшыру вакыйгасы булачак. Фестивальнең мөхтәрәм кунаклары булып, шагыйрь-язучылардан Светлана Васильева, Алиса Ганиева, Гузель Яхина; журналист Татьяна Соловьева; публицист…

Миләүшә Нәҗмиева “Нур” театрында кунакта

Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиева Ульяновск өлкәсендәге “Киндяковка” Мәдәният йорты каршында урнашкан “Нур” халык театрында кунакта булды. Биредә Миләүшә ханым сәхнә серләре буенча мастер-класс үткәрде. Җылы һәм матур очрашу һәркемдә дә уңай тәэсирләр калдырды.

86 нчы сезон яңалыклары!!!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа, 86 нчы сезонын ачуга керешә. 15 нче сентябрьдә, язучы һәм драматург Кәрим Тинчуринның тууына 132 ел тулу уңаеннан, театр коллективы Архангел зиратында аның каберенә чәчәкләр салачак (башлана 10:00), ә аннары артистлар Татарстан урамында урнашкан Тинчурин исемендәге паркта (башлана 12:00) интермедияле тамаша белән чыгыш ясаячак. 18 нче…

Тинчурин театры Уфада!!!

Тинчурин театрының Уфа каласына гастрольләре!!! К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 3 елга сузылган тәнәфестән соң кабат Уфа каласында яшәүче яраткан тамашачыларына үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк!!! 25 октябрь – “Син бит минем бергенәм” (Премьера) 26 октябрь – “Алай түгел, болай ул” (Премьера) 27 октябрь – “Гомер буе сине көтәм” (Премьера) БИЛЕТЛАРНЫ…