Яңалыклар

Тинчурин театрында халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Театр артистларына һәм күп еллар дәвамында театрыбызда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан театр хезмәткәрләренә багышланган әлеге чара үзгә җылы атмосферада үтте. Бай табын, матур тамаша, җылы сөйләшүләр безнең кунакларыбызның күңелләренә хуш килде. Сезнең бай тәҗрибәгез һәм саллы киңәшләрегез безгә һәрчак кирәк! Рәхмәт…

Тинчурин театрында “Өч аршын җир” спектакле премьерасына әзерлек башланды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Күптән түгел коллектив күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Спектакльнең жанры – драма. Режиссеры – М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев. Спектакльнең премьерасы 29 һәм 30 нчы ноябрьдә булачак. Касса телефоны: 8 (843) 238-56-17 Электрон…

Тинчурин театры гастрольләре

Тинчурин театры үзенең иң яхшы спектакльләре белән сезнең шәһәр-районда!!! Көтеп калабыз!!! 10 октябрь – Кайбыч районы – “Син бит минем бергенәм” (Премьера) 11 октябрь – Чувашия – “Син бит минем бергенәм” (Премьера) 15 октябрь – Түбән Кама – “Син бит минем бергенәм” (Премьера); “Али баба һәм өч карак” 19 октябрь – Балтач районы – “Мәхәббәт…

Тинчурин театрының Мәскәү каласына гастрольләре

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 86 нчы сезонында да, матур традицияне дәвам итеп, Мәскәү тамашачысына үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк!!! – 14 ноябрь – “Эх, алмагачлары!”; – 15 ноябрь – “Күрәсем килгән иде…”. БИЛЕТЛАРНЫ (495) 965-19-87, (495) 517-23-96, (916) 610-90-09, (925) 517-23-92, (916) 422-26-35 НОМЕРЫНА ШАЛТЫРАТЫП АЛЫРГА МӨМКИН

Тинчуринлылар Лениногорск районында кунакта

5 нче октябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Лениногорск районы Мәдәният йортында “Алтын көз” спектаклен тәкъдим итте. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган гастролебез залда утыручы барлык олы буын вәкилләре өчен дә бәйрәм бүләге булды. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Лениногорск районы халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе очрашуларга кадәр!!!

23-24 нче октябрь Тинчурин театры сәхнәсендә “Хыялый” спектакленең премьерасы була

Рольләрдә: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов; Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина; Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов Театрыбызның яшь һәм талантлы артистлары – Гүзәл Галиуллина, Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин, Лилия Камалиева. Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яши. Тормышлары әйбәт, ләкин гомернең алтын көзенә кереп…

Тинчуринлылар Актаныш районында кунакта

4 нче октябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Актаныш районы Мәдәният йортында “Күрәсем килгән иде…” спектаклен тәкъдим итте. Укытучылар көне уңаеннан оештырылган гастролебез залда утыручы барлык мөгаллимнәр өчен дә бәйрәм бүләге булды. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Актаныш халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе очрашуларга кадәр!!!

Котлыйбыз!!!

Бүген, 5 нче октябрь, Татарстанның халык артисты НӘҖМИЕВ НУРЕТДИН ГЫЙЛЬМИХАН улының туган көне!!! Хөрмәтле Нуретдин Гыйльмиханович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Өлкәннәргә – истәлек, яшьләргә гыйбрәт булды (Автор – Рәфидә Галимҗанова, Чыганак “Шахри Казан”)

Кичке уеннарда шаулап узган яшьлек елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Чәчләрне ике толымга үреп, матур күлмәкләрне киеп, гармунчы егетләр белән кичке уенга чыгулар кичә генә булган кебек… К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, тамашачысына бүләк әзерләде. Фойега килеп керү белән, элеккеге мохиткә эләгүеңне сизми…

“Безнең ишегалды хатирәләре” театральләштерелгән тамашага рәхим итегез!!!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган декада дәвам итә!!! 4 октябрь, 18:00 сәгатьтә, театрыбызда олы буын вәкилләренә бәйрәм бүләге – “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Өлкән буын тамашачыларыбызны гомернең иң матур чоры – яшьлеккә алып кайтачакбыз. Ретро җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле фотозона һ.б. сюрпризлар – барысы…