90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Наҗия Галимова студиясе ачыла

Агымдагы елның 22 мартында Тинчурин театрында танылган татар дизайнеры, модельер Наҗия Галимованың иҗади остаханәсе ачыла. Бәйрәм кичәсе кысаларында кунакларны Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина һәм Gauga татар рок-төркеме фронтмены Оскар Юнысовның акустик концерты көтә.

Студия ачылу уңаеннан кичә кунакларын Наҗия Галимова белән аралашу, дизайнер киемнәре коллекциясе белән танышу, «Түбәтәй» тиз туклану ресторанының беренче сый-нигъмәтләре һәм башкалар көтә. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.

Наҗия Галимованың студиясе Тинчурин театрының колонналы залында урнашкан. Студия театр тамашачылары өчен ачык, аны спектакль алдыннан да, антракт вакытында да карарга була.
Моннан тыш, студия «мәдәни няня» сыйфатында эшләячәк – ата-аналар спектакль караган вакытта балалар дизайнер белән төрле иҗади тәҗрибәләр белән шөгыльләнә алачак. Үзенең остаханәсендә Наҗия Галимова театрга килүчеләргә татар костюмы тарихы, аның хәзерге торышы турында сөйлиячәк, шулай ук төрле мастер-класслар һәм иҗади кичәләр уздырачак.

Студия эше һәм төрле иҗади мастер-класслардан тыш, заманча татар костюмы буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе Наҗия Галимова Тинчурин театрының костюмнар буенча рәссамнарына консультация бирүе дә көтелә. Әйтик, танылган дизайнер белән театр костюмерларының беренче уртак эшен режиссер Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектаклендә күрергә мөмкин булачак. Спектакльнең премьерасы 2022 елның апреленә билгеләнгән.

Наҗия Галимова – рәссам-дизайнер, модельер, КФУның әдәби-нәфис салонының мактаулы әгъзасы. Ике тапкыр Islamic Clothes Халыкара конкурсы Гран-при иясе, «хәзерге костюмдагы этник мотивлар» номинациясендә югары мода «Этно-Эрато»Халыкара конкурсы җиңүчесе. Ул «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең, ЮНЕСКО мәдәният һәм сәнгать институтының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде һ.б. Н.Галимова «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен һәм Казан дәүләт технология университетын, тегүче-закройщик белгечлеге буенча һөнәри училище тәмамлый. Хәзерге вакытта психологияне һәм арт-терапияне өйрәнү белән шөгыльләнә.

teatr-karima-tinchurina.timepad.ru 

Тинчурин театрының матбугат хезмәте